ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты. Шулай ук элеге жыелышта Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Л.В. 2018 ел эш нәтиҗәләренә йомгак  ясап чыгыш ясады. 

Үзенең китапларында Гайдар мәңгелек тормыш кыйммәтләре, игелек, бурыч, намуслылык, игелеклелек турында сөйли, Ватанны яратырга һәм якларга өйрәтә. Язучының юбилее уңаеннан, Әбде авылы китапханәсендә " Любимых детских книг творец» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа инде таныш һәм яраткан балаларыбызның «Тимур һәм аның командасы», «Чук һәм Гек» китаплары һәм башкалар тәкъдим ителде.                                                       

Традиционно принято считать, что кадастровая палата лишь принимает документы, необходимые для учета недвижимости и внесения сведений о границах. Это не так. За последнее время полномочия учреждения существенно расширились, и сейчас оно оказывает около 10 новых услуг.

Китапханәгә килүчеләр өчен "А. Гайдарның тормышы һәм иҗаты» дип исемләнгән күзәтү үткәрелде. Презентацияне карап, өлкән буын күренекле язучының биографиясе белән таныштылар, ә яшь укучылар А. Гайдар тормышы белән таныштылар һәм сокландылар.

А. Гайдар иҗаты белән презентация аша танышканнан соң, без " С нами рядом герой Гайдар" күргәзмәсенә күчтек. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар карап, " Тимур һәм аның командасы» әсәренә тукталдылар. «Герои повести» викторинасы сорауларына җавап биреп, без әлеге әсәрнең Геройларын һәм эчтәлеген искә алдык.

Аркадий Гайдар китаплары – намуслылык һәм кыюлык, яхшылык һәм кешелеклелек, батырлык һәм мәхәббәт турында. Бу танылган язучының биографиясе бик кечкенә генә тормыш – бары тик 37 ел гына булса да, Туган ил данын яклап батырлык белән тулы. Алар арасында «җитди әкиятләр»: «Кайнар таш» һәм «Киберчиш малай турында әкият», «Тимур һәм аның командасы», «Чук һәм Гек» повестьлары бар.

21январь көнне Югары Кибәхуҗа авылы җирлегендә халык җыены булды.  Җыенда районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатыйхович һәм башка җитәкчеләр дә катнашты.  Югары Кибәхуҗа гомуми белем бирү мәктәбенең 2018 ел эшчәнлегенә мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. анализ ясап доклад укып китте.

Санкт-Петербург Хөкүмәтенең 2018 елның 10 октябрендәге 799 номерлы карары белән " Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу хөрмәтенә» истәлек билгесе гамәлгә куелды.

2019 елның 22 гыйнварында Субаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы инвалиды Егоров Иван Иванович әлеге истәлекле билге белән бүләкләнде.

Бүләкне тапшырганда Теләче районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәммәтов ветеранга батырлык  өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Сәламәт яшәү рәвеше, бигрәк тә дөрес туклану нигезләрен балачакта салу нәтиҗәлерәк. Әмма сабыйларны һәр яклап төрле “тәмлүшкәләр” кызыктырып кына тора: татлы газировка һәм чипсы, фаст-фуд телерекламасы, туганнар алып килгән татлы бүләкләр.

 Зарарлы ашамлыкларны куллансаң нәрсә була соң? Әлеге сорауга җавап бирү өчен Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балала белән танып-белү әңгәмәсе үткәрелде. Аның барышында балалар яраткан чупа - чупс, чәйни торган кәнфит, чипсы, газлаштырылган татлы эчемлекләр– болар барысы да зарарлы ашамлыклар икәнен һәм аларда шикәр һәм төрле химик кушылмалар, буяучы матдәләр күп булуын белделәр. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен тәрбияче балалар белән "Файдалы һәм зарарлы ризык" исемле дидактик уен үткәрде.

 Әңгәмә ахырында балалар һәр көнне зарарлы ашамлыклар ашарга ярамый дигән дигән нәтиҗәгә килделәр.

На сегодняшний день аграриями республики ведутся серьезные подготовительные работы для успешной организации посевной кампании. Осуществляется анализ проделанной работы прошлого года, разрабатываются рабочие планы и дополнительно уточняются  структуры посевных площадей.

Ачы авылы китапханәсендә китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, " Писатели юбиляры месяца " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, ул укучыларны язучының тууына 115 ел тулу уңаеннан, Аркадий Петрович Гайдарның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра. 
Алар арасында язучының «Р. В. С.», «Школа», «Четвертый блиндаж», «Пусть светит», «Дальние страны», «Военная тайна», «Голубая чашка», «Судьба барабанщика», «Чук и Гек», «Тимур и его команда», «Горячий камень» язылган китаплары бар. 
Күргәзмә укучылар өчен кызыклы булачак, чөнки Аркадий Петрович Гайдар китап геройлары безне яхшылык, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек һәм үз Ватаныбызга мәхәббәт өйрәтә. Ә бу һәрвакыт актуаль – тугрылык, кыюлык, намуслылык, бурыч һәм җаваплылык, дуслык һәм иптәшлек хисе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International