Бәйрәмебез кызыклы уеннар, конкурслар һәм балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәм ахырында әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.
Шул уңайдан, Айдар авылы мәдәният йорты директоры башлангыч сыйныф укучылары өчен "Үз хокукларыңны белү мөһим" дип исемләнгән хокук бозу буенча әңгәмә үткәрде һәм хокукый белемнәр барлык кешеләргә үзләре генә түгел, ә төрле тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне тоту нигезе буларак кирәклеген аңлатырга тырышты.
Күргәзмәдә язучының китаплары, шулай ук аның иҗаты турында сөйләүче газета - журнал материаллары тәкъдим ителде. Шәүкәт Галиев поэзиясе лирик интонациясе белән генә түгел, әхлакый яктан тулы, чиста булуы, кешенең рухи дөньясына психологик яктан үтеп керүе белән да җәлеп итә.
Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең ижади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. 2 ноябрь көнне, Шәтке авыл китапханәсендә «Муса Җәлил татар телендә " һәм “Муса Җәлил рус телендә” номинацияләрендә шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Алар Муса Җәлилнең төрле шигырьләрен сөйләделәр. Конкурста җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге күргәзмәдән әниләр турында язмаларны укып була. Журналларда чыккан материаллар да урнаштырылды. Шулай ук әниләр бәйрәменең тарихын да укырга мөмкин.
Әни, әнекәй... Кеше туганнан алып соңгы көненәчә шушы исемне ничә мәртәбәләр кабатлый икән? Әни – гаиләне җылытучы учак кебек бит ул. Янда әни булганда, аның барлыгын тойганда, сиңа рәхәт, тыныч. Шатлыклар уртак, авырлыклар килсә син ялгыз тугел...
Бәйрәмгә әниләр, дәү әниләр чакырылган иде. Балалар әниләргә, әбиләргә шигырьләр,җырлар, биюләр башкарды. Балалар күңел җылысын биреп, үзләренең куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә, әбиләренә тапшырды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Балалар иҗат үзәгенең “Сюрприз” бию коллективы, өстәмә белем бирү җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә, “АРТ- ПЕРСПЕКТИВА” дип исемләнгән Халыкара конкурста 1 нче һәм 3 урыннарга лаек булдылар. Зилә Рафаил кызы югары таланты һәм иҗадилылыгы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без үз чиратыбызда аларны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, яңадан- яңа уңышлар телибез!