ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бу датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Нурихан Фәттах – олуг әдип”  дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмә язучының тормыш юлы һәм иҗат юлы турында сөйли. Биредә төрле елларда иҗат ителгән Нурихан Фәттах әсәрләре тәкъдим ителгән: «Аклан», «Сызгыра торган уклар», «Шәҗәрә» һ.б. 1998 елда татар әдәбиятын үстерүдә зур казанышлары өчен, Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелә.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын каршылау уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән килгән 12 укучы көч сынашты. Нәтиҗәдә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучысы Нигмәтҗанов Данис иң зирәге һәм тапкыры булып танылды. Олы Нырсыдан Шәйхетдинова Динә  һәм Баландыш төп мәктәбе укучысы Гарипова Айгөл 2 һәм 3 урыннарны бүлештеләр.

Конференциядә узган хисап чорында сәяси совет эшчәнлегенә анализ ясалып  киләчәккә максатлар билгеләнде.

   Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси совет әгъзасы Юлия Нигмәтуллина, район Советы депутатлары, предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, партия әгъзалары, массакүләм мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнаштылар.

5 сыйныфта “Ярмалар. Кузаклылар. Макарон эшләнмәләре”” темасына ачык дәресне шушы  мәктәпнең технология фәне укытучысы Ибраева Рәмзия Сәйфетдин кызы үткәрде. Үзәк урта мәктәбенең технология укытучысы Касимова Ләйлә Габделәхәт кызы семинар темасы буенча чыгыш ясады. Район методик берләшмә җитэкчесе Тимерханов Камил Габделхәй улы технология фәне буенча үткәреләчәк олимпиаданың муниципаль этабы турында сөйләде. Соңыннан класстан тыш чара үткәрелде. Семинар уңышлы узды, укытучылар узләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Утырышны куратор Закирова Римма Рашитовна  ачып җибәрде. Ул активистларны  оешманың  узган уку еллы эше белән таныштырып үтте.  Шулай ук,  район активистлары узләренең дружина эшләренә анализ ясадылар.

Республика кече советына сайлау уздырылып, Семёнова Снежана (Теләче мәктәбе) рәис итеп сайланды.

24 октябрь көнне  Балалар иҗат үзәгенең “Сәйлән” түгәрәгенә йөрүче укучысы Жангалеева Алинә, өстәмә белем бирү педагогы Гарипова Нурия Ильфат кызы җитәкчелегендә, 1 нче Республика күләм “Орлята учатся летать” патриотик фестиваль – конкурсында катнашты. Алинә “Катюша” һәм “Солнечный круг” җырларын башкарды. Нәтиҗәләр алдагы көндә билгеле булачак.

24 - 26 нчы октябрьга кадәр өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы һэм Бәдриев Зөфәр Рәис улы “Татарстан Республикасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау” темасы буенча кыска вакытлы квалификация күтәрү курсларында булып кайттылар. Курслар тәмамланганнан сон сертификатлар тапшырылды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Хадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Трофим кызы Федорова, «Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге»  директоры Айрат Ринат улы Мөхәммәтов катнашты.  Пленар утырышта республикада белем бирү сыйфатын күтәрү буенча  фикер алыштылар. Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар информатика, геометрия, инглиз теле буенча күрсәтмә дәресләр, педагогик остаханәләрдә булдылар, «проектлар фестивале» н карадылар, анда «мәктәпне үзгәртә торган проектлар», «балалар бакчасын үзгәртә торган проектлар» тәкъдим ителде. Кунакларга «интерактив кафе» эшендә катнашу мөмкинлеге туды, анда аларга төрле мастер-класслар күрсәтелде.

24 октябрь конне мәгариф бүлеге базасында электрон белем бирү системасында актуаль сораулар, ИТ чемпион конкурсы, педагогларнын аттестация узу чорында системада эшчәнлеге буенча мәктәп тьюторлары белән семинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International