24 октябрь көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе район мәгариф бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уӊаеннан 8-9 сыйныф укучылары өчен “Зирәкләр - тапкырлар” (Умники и умницы) дип исемләгән район бәйгесен уздырды.
Семинарда катнашкан Теләченең №1,№2,№3, Айдар,Үзәк балалар бакчаларыннан килгән педагоглар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, үзләрен борчыган сораулар белән уртаклаштылар.
Прокурор ярдәмчесе Ибраһимов Ринас Ринат улы катнашучыларны район прокуратурасының " Хезмәт законнары таләпләрен үтәү турында "гы тәкъдиме белән таныштырды. Үз чыгышларында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Кәримуллин Илнур Хәлим улы һәм мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна балаларны куркынычсыз йөртүне оештыру турында сөйләделәр. Киңәшмә ахырында автобус йөртүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Укуларны электр куркынычсызлыгы буенча IV группага ия булган мәктәп җитәкчеләре үткәрде.
Әлеге чараны Иске Җөри урта мәктәбе оештырды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Балаларга тирән эчтәлекле видеороликлар күрсәтеп, аңлатма бирелде. Интерент кайбервакыт бик куркыныч, шуның өчен әти-әниләр белән бергә генә кулланырга тиешлеге ассызыкланды. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. "Сакланганны саклар" гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә балаларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.
Бу датага багышлап Теләче җирлекара китапханәсендә «Тарих чишмәсен ачты» дип исемләнгән күргәзмә куелды.
Күргәзмә язучының тормыш юлы һәм иҗат юлы турында сөйли. Биредә төрле елларда иҗат ителгән Нурихан Фәттах әсәрләре тәкъдим ителгән: «Аклан», «Сызгыра торган уклар», «Шәҗәрә» һ.б.
Әдәбият өлкәсендә зур казанышлары өчен 1979 елда Н.Фәттахка РФның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. 1994 елда « Свистящие стрелы » дилогиясе өчен Фаттах, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек була., ә 1998 елда, татар әдәбиятын үстерүдә зур казанышлары өчен, Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелә.
Күргәзмәдә мистик әдәбият һәм дәһшәтле әсәрләр укуны яратучылар өчен төрле юнәлештәге мистик әдәбият тәкъдим ителгән.
Мистика-ул аерым юнәлештәге әдәбият. Укучыларыбыз бу күргәзмә белән таныштылар һәм үзләренә ошаган әсәрләрне өйләренә алдылар. Ул көнне без «иң яхшы мистик тарих» дигән конкурс үткәрдек. Укучылар китап турында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм үзләренә ошаган сюжетларын икенче китап укучыларга да сөйләргә тырыштылар. Нәтиҗәдә Пашагин В. җиңде.
Һәр елны, көзге уңышны җыеп алганнан соң, Теләче 2нче балалар бакчасында балалар белән көзге бәйрәмнәр үткәрелә. 23 нче октябрь көнне зурлар төркемә йөрүче балалар белән " Уңыш бәйрәме» исемле бәйрәм үткәрелде. Балалар залга күңелле музыка астында керделәр 1әм алар янына көтмәгәндә кунак булып «Көз кызы» килде. "Көз кызы" яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар әйтте, күңелле музыка астында балалар белән « Утырт һәм уңышны җыеп ал», « Уңыш аукционы», « Бәрәңге чүплә» уеннарын уйнады. Бәйрәм күңелле, кызыклы үтте. Әти-әниләр дә зур кызыксыну белән балаларның җырларын һәм шигырьләрен тыңладылар, алар белән бергә уеннарда катнаштылар.