ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

С наступлением летнего купального сезона, который продлится с 1 июня по 31 августа, водные объекты традиционно являются наиболее привлекательным местом отдыха жителей и гостей района. Но, не знания правил поведения на воде может привлечь к несчастным случаям, в том числе и смертельным.

За купальный сезон 2018 года на 09 июля  на водных объектах Республики Татарстан зарегистрировано  44 происшествий, погибло 40 человек в том числе 4 детей и спасено 7 человек,  в том числе 3 детей.


13
июль, 2018 ел
җомга

Иң беренче тәрбияне бала нәкъ менә гаилә шартларында ала. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була.  Әгәр китап уку өлкән гаилә әгъзаларының яшәү рәвешенә әйләнә икән, бала моны эләктереп ала һәм күңеленә сеңдерә. Уку шулай ук экологик культура тәрбияләүдә дә иң нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора.

 Әлеге бәйгенең бурычлары:

• гаиләләрнең уку белән кызыксынуын, балаларның уку тирәлеген өйрәнү;

• социаль партнерлыкны киңәйтү, балаларны һәм ата-аналарны китап укуга җәлеп итү;

• туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

• балаларның иҗади сәләтен үстерү иде.

Бәйгедә катнашучыларның барысы да грамоталар һәм китаплар белән бүләкләнде.

         6 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Тукаш» хуҗалыгында ашлык сугу комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

          Ашлык сугу комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист-машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте, шулай ук хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.

Балаларның кызыксынучанлыкларын, күзәтүчәнлекләрен арттыру өчен әлеге чор бигрәк тә үтемле. Безгә әти-әниләргә, тәрбиячеләргә балаларның җәйге ялларын кызык кына түгел, сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү дә мөһим. Шушы максатларны күдә тотып,  безгә ком белән су уеннары ярдәмгә килә. Нәниләр уен мәйданчыкларында комнан сарайлар, машина юллары, өйләр, кабартмалар ясыйлар. Мәшакәте күп балса да, файдасы әйтеп бетергесез!

"Спорт сәламәтлек чыганагы" атнасы барышында балалар белән төрле спорт уеннары, ярышлар, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча викториналар үткәрелде. Балалар уеннар аша җитезлектә, өлгеректә көч сынаштылар, сәламәт булу өчен ни эшләргә кирәклегенә төшенделәр.

Һәр иртә безнең “ Патриот” хезмәт һәм ял лагере  балалары  зарядка ясарга бара, беркем дә читтә калмый. Безнең зарядка бик кызыклы, ул көннән-көн балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыра. Зарядка нәтиҗәсе яхшы кәеф һәм эшкә дәрт бирә.

Теләче урта мәктәбендә оешкан "Патриот" хезмәт һәм ял лагеренда ял итүче балалар мәктәп яны бакчасында эшне   дәвам итәләр. Балалар мәктәп бакчасында  түтәлләргә сулар сибәләр, чүп үләннәрен  утыйлар. Географик мәйданчыкны  ремонтлыйлар. Мәктәп лагеренда балалар коллектив белән яшәргә, эшләргә өйрәнәләр.

Барлыгы 15 егетләр, 19 кызлар командалары катнашты. Безнең районнан Зәкиев Ә.Х. җитәкчелегендә Иске Җөри мәктәбе укучылары, Габделхаев Р.Х. җитәкчелегендә Шәтке мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

2018 елның 6 июль көнендә  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлегенең  “Тегүчелек”  кабинетында  Кашапова А.Х. җитәкчелегендә чираттагы  дәрес уздырылды.  Дәреснең максаты: тегү машинасының төзелеше турындагы белемнәрне формалаштыру  һәм  тегү машинасын   эштә куллана белергә өйрәнү. Дәрес азагында әниләр алган белемнәрен практикада кулланып карадылар. Хезмәт кабинетының эшчәнлеге гаиләдә  яшәү рәвешен тагы да яхшырту,  шулай ук көндәлек мәшәкатьләрне мөстәкыйль  чишә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Кабинет барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә  “Тегүчелек” юнәлеше буенча 3 әни шөгыльләнә.

2018 елның 6 июль көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенәң гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торучы балалар белән дәрес үткәрделәр. Дэреснен масаты:психоэмоциональ киеренкелектән бушану һәм үз хисләрең белән  идарә итәргә өйрәнү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International