ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру-китапханә эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Бары тик җәйге каникул чорында гына балаларны китапханәгә мөмкин кадәр күбрәк тартырга, кызыксынуларын арттырып, китапка мәхәббәт,  табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә мөмкин. 6 июль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  балаларны “Җәйге рюкзакта китаплар” исемле библиопикникка чакырды. Рюкзакка яраткан китапларын, тәмле күчтәнәчләр һәм “яхшы кәеф” салып походка кузгалдылар.

Балалар ачык һавада китапханәче белән бергә китап укыдылар, әдәби конкурсларда катнаштылар,  күңелле уеннар уйнадылар. Җәйнең һәм җәйге каникулның иң кызган чагы, ни өчен аны күңелле һәм файдалы итеп үткәрмәскә!

Спорт һәм күңелле уеннар уйнатылды. Яшь көрәшчеләребез бил алышты. Бәйрәм концерт  номерлары белән үрелеп барды.

Чираттагы уен  8 нче июль кичендә узды. Бу кичтә уен кырын кызлар “камап” алды.Студент кызларыбыз Шакирова А., Гарипова Г., Хафизова А. кунак кызы Гөлнара һәм башкалар уенның бу төрен  бик яраталар һәм оста уйныйлар.

Увеличение площади земельного участка за счет дополнительной земли может осуществляться путем процедуры  перераспределения земельного участка, например, с землями находящимися в муниципальной или неразграниченной государственной собственности.  Человек, имеющий в собственности земельный участок под ИЖС, ЛПХ, дачное хозяйство, садоводство или огородничество, может увеличить его площадь за счет «прирезания»  свободной  земли, находящейся по соседству.

Җәй айларында кеше тиешенчә ял итсә, ел буена  көч туплый, яхшы кәеф ала, иммунитетны ныгытып калдыра.  Айдар мәдәният йорты  җәйге ялларны күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыра белә . Кече яшьтәге балалар һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен җәйге яллар бик зур әһәмияткә ия. 6 июль көнне  көндезге 13 сәгатьтә  мәдәният йортына җыелып җәйге күңел ачу, табигатьтә ял итү йөзеннән сәяхәт оештырылды.  Балалар табигать кочагында онытылып, күңелләре булганчы уйнадылар: көлештеләр, шатландылар, тирә-яктагы матурлыкка сокланып туймадылар. Әлеге сәяхәть аша без балалар күңелендә зур куаныч, табигатькә сакчыл караш  кирәклеген җиткерә алуыбызга чиксез шатбыз.

Тарихта беренче мәртәбә ФИФА 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты безнең  илебездә бара. Шуңа күрә бу чемпионат  һәр россиялеләр тормышында  мөһим вакыйга булды. Футбол- хәтта битарф кешеләрне дә үзенә тартты, якынайтты. Безнең Айдар авыл мәдәният йортында да чемпионат шаукымы эссез үтмәде. 7 июль көнне- мәдәният йорты директоры балалар һәм яшүсмерләр өчен «Футбол - бөек уен» дип исемләнгән спорт-танып белү программасы әзерләде. Әлеге чара ачык һавада- табигатьтә 13.00.сәгатьтә россия  гимнын искә алу белән башланып китте. Чара интеллектуаль уеннар, «Туп алып бару эстафетасы », « Парлап туп белән чабу», «Күз бәйләп туп ату», «Пенальти» һәм башка спорт бәйгеләре  белән дәвам итте. 

Юлга чыгар алдыннан табигатьтә үз-үзеңне тоту, әйтелгән  кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлатылды. Әлеге кагыйдәләрне истән чыгармас өчен, кулларына белешмәлекләр таратылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International