ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Владельцы недвижимости сталкиваются с ситуацией, когда старенький дом уже снесен, а на него приходит налог. Такое зачастую случается по причине того, что гражданин не снял дом с кадастрового учета и не прекратил право собственности. Сведения о нем, по - прежнему,  хранятся в Едином государственном реестре недвижимости и, соответственно, направляются в налоговую службу.

Изге ай - Рамазан, әлеге ай күпләр күңеленә ярамаганнан тыелу, гөнаһлардан чистарыну, яшәү рәвеше турында уйлану вакыты буларак кереп калган. Шул уңайдан 16 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ураза – фарыз гамәл ” дип исемләнгән күргәзмә куелып күзәтү үткәрелде.

16 май көнне Урта Мишә авыл мәдәният хезмәткәрләре территорияне яшелләндерү һәм тирә - юньгә матурлык өстәү йөзеннән территорияләренә чәчәкләр утыртты. 


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

16 нчы май көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А.Үзәк урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары өчен Л.Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган “Лев Николаевич Толстой – балаларга “дигән темага әдәби - сәгать үткәрде.

            Китапханәче балаларга 2018 нче елның Татарстанда Толстой елы дип игълан ителүен сөйләде. Танылган язучы, сүз остасы, югары фикер йөртүче, танылган язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Сөйләү слайд презентация күрсәтү белән барды.

Шул уңайдан, 16 май көнне Айдар авылы китапханәсендә «Рамазан шәрифтәгечә саваплы булыйк көн дә» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде.  Күргәзмә материаллары аша әлеге олы айның тарихы, аның әһәмияте, аны дөрес үтәү турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

Әлеге күргәзмә ураза тотучылар өчен генә түгел, туган як тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән кызыксынучылар өчен дә җирлек булып тора.

Санитар- экологик икеайлык дәвам итә. Айлык кысаларында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары чишмәләрне чистартуны оештырдылар. Бу көннәрдә алар Казаклар авылында урнашкан Әҗекә чишмәсе тирәсен тәртипкә китерделәр. Чишмә яны ямьләнеп калды.

В соответствии с планом работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 17 мая 2018 года в 10:30 состоится заседание Республиканского родительского интернет-собрания на тему: «Внимание! Особый ребенок...». На повестке дня планируется рассмотрение правовых и организационных вопросов решения проблем обучения и воспитания «особых» детей, взаимодействия семьи и образовательной организации в обучении и воспитании детей с нарушениями слуха, зрения и опорно-двигательного аппарата.

Гаилә... 5 хәрефтән генә торган шушы суздә нинди тирән мәгънә ята. Гаилә ул- әти,әни, балалар, баш өстендә бер тубә, бер үк фамилияләр, озын, буыннан- буынга өзелмичә дәвам итуче тирән тамырлы нәсел җебе. Олы Мәтәскә авылында  матур гаиләләр  бик күп. Китапханә тормышында актив булган балаларның әти-әниләрен чакырып китапханәче “Тату гаилә- бәхетле бала” дигән исем белән мәдәни чара үткәрде. Мул табынлы түгәрәк өстәл артында әти-әниләр һәм балалар рәхәтләнеп ял иттеләр: җырладылар,уйнадылар, гаилә турында шигырьләр,табышмаклар, мәкалләрьне искә төшерделәр. Китапханәче барысында гаилә көне белән кайнар котлады, гаиләләрендә  иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек теләде.

Гаилә – яшәешебезнең нигезе, безнең һәрберебез өчен иң кыйммәтле нәрсә, төрле буыннарны бәйләүче, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы да ул. Айдар авыл китапханәчесе, «Китап белән танышулар башлана гаиләдән” исемле акция кысаларында “Иң яшь, күп китап укучы” Гомәровлар гаиләсен тәбрикләп, грамота һәм бүләк тапшырды. Чөнки китап уку аша  рухи матурлык сыйфатлары, зәвык тәрбияләнә. Китап мәгълүмат чыганагы булып кына түгел, ә рухи азык, дөнья белән аралашу чарасы да булып тора.

2018 елның 16 май көнендэ Кече Мирәтәк авылында яшәүче тыл ветераны Борханова Фагилә Мөхәмәтҗан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фагилә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Нырсы  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International