ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

4 май көнне Ямбулат авылы китапханәсе 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә карата "Балаларга сугыш турында укыйбыз" ( "Читаем детям о войне" ) дип исемләнгән  IX Халыкара акцияне үткәрүгә кушылды.  Акциянең оештыручысы булып Татарстан Республикасының дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе "Самара өлкә балалар китапханәсе" тора. Акциядә катнашканы өчен Ямбулат авылы китапханәсе диплом белән бүләкләнде.  

Күргәзмәдә гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге урыны, гаилә мөнәсәбәтләренең борынгы вакытлардан хәзерге көнгә кадәр булган тарихы, бала тәрбияләү проблемалары, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләүче китаплар урнаштырылды.

17 май  көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Бергә ышаныйк” исемле акция уздырды. Акциянең максаты – шәхесара, өлкәннәр белән аңлашылмаучанлыклардан туган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген аңлату иде. Ә булган очракта балага психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук укучыларга буклетлар  һәм ышаныч телефоны визиткалары таратылды.

     "Язның бер көне-ел туйдыра"-ди халык мәкале. Шушы мәкальгә тугры калып, Баландыш төп мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Җирне көзге чүп-чардан чистартып, эшкәртеп,  чәчү эшләре  бара.

16  нчы   май   көнне Теләче урта мәктәбендә ата- аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта  түбәндәге  көн тәртибе  булды:  уку елы ахырында имтиханнар үткәрү ,  җәйге чорда  травматизмны кисәтү   белән  җәйге   хезмәт  һәм  ял лагерен  оештыру сораулары каралды.

Әлеге конкурска  «Жизнь и творческий путь К. Симонова» һәм «Летописец войны»  дип исемләнгән күргәзмәләр әзерләнгән иде.  Беренче күргәзмә күренекле язучы Симоновның сугыш еллары  биографиясе турында сөйли, ә икенчесе авторның әсәрләренә күзәтү тәкъдим итә.

Укучылар игътибарына ислам йолалары, законнары турындагы газета битләрендәге материаллар, китаплар, журналлар тәкъдим ителде.

14 мая көнне Үзәк  балалар бакчасында  2 кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә "Светофорда кунакта" дигән темага ачык чара үтте. Бу чараны  тәрбияче Валентина Степанова  үткәрде. Светофорда кунакта    юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәнүне дәвам иттеләр, төрле-төрле уеннар уйнадылар. Сәяхәт бик куңелле үтте. Килгән кунагыбыз   ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" ның әйдәп баручы специалисты Гузель Ягафарова  балаларга  төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искә кертте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International