Халыкара толерантлык көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага әңгәмә үткәрелде, Анда балалар толерантлык, шәфкатьлелек, игелеклелек төшенчәләре белән таныштылар.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Шаян каләм остасы" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Соңыннан чарада катнашучылар язучының кызыклы шигырьләрен тыңладылар.
Гасырлар буе телдән-телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. Алар һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да, кыскалары да, тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар. Балаларның әкиятләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Әкият сөйлим, тыңлагыз“ дип исемләнгән әкият уку кичәсе оештырдылар.
9 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия республика күләмендә үткәрелгән видеоролик конкурсында инглиз телендә катнашып, муниципаль этапта җиңү яулады. Шулай ук рус әдәбияты буенча үткәрелгән олимпиадада катнашып, призлы урынга лаек булды.
Әлеге уен уку һәм китаплар белән кызыксынуны формалаштыруга юнәлдерелгән. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.
Уенның беренче өлеше - «Кереш». Язучыларның портретларын карап, балалар хатасыз аларның фамилияләрен, исемнәрен атадылар.
Алар кызларга бисер тарихы турында мәгълүмат бирделәр, китапханә фондында булган махсус әдәбият белән таныштырдылар. Кайбер халыкларда бисер хәтта алмаш тәңкә булып хезмәт иткән. Мастер-класска бисер үрү буенча оста Мәрьям Шәйхиева чакырылды. Аның коллекциясендә бик күп кызыклы эшләр бар: муенсалар, беләзекләр, алкалар. Ул балаларга бисер белән үрү техникасын һәм ысулларын күрсәтте.
Һәр гаиләдә сәламәт тормыш рәвеше алып бару кирәк. Сәламәтлекне саклау, ныгыту - һәркемнең кулыннан килә торган эш. 17 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Сәламәтлегебез үз кулыбызда” исемле сәламәтлек сәгате үткәрелде. Һәр кеше шат, сәламәт күңелле булсын, яшәгән һәр көне бәйрәм булсын. Ә сау – сәламәт яшәгән кешегә көн дә бәйрәм. Сәламәтлекне хастаханә юлында түгел, күбрәк сәламәт яшәү, сәламәт тормыш алып бару юлында эзлик.
Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият явызлыкны гаепли, халыкны яклый, кешеләрне игелекле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Өлкән буын заманча телефонда эшләргә өйрәнеп, яңа кушымталар үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Курслар заманча цифрлы технологияләр белән эшләгәндә куркуны һәм ышанычсызлыкны җиңәргә һәм аларны хәзерге тормышта кулланырга ярдәм итә.
“Батыр” спорткомплексында район күләмендә бадминтон буенча ярыш үтте. Безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары командасы -беренче урында. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Республика ярышларында, аларга зур уңышлар теләп калабыз.