«Толерантлык – тынычлыкка юл»

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Халыкара толерантлык көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән темага әңгәмә үткәрелде, Анда балалар толерантлык, шәфкатьлелек, игелеклелек  төшенчәләре белән таныштылар. Кызыклы һәм аңлаешлы формада китапханәче балаларга толерант шәхеснең төп үзенчәлекләре, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә, һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, сыйныфташлары белән үзара дус булу мөнәсәбәте турында сөйләде. Дуслык, хөрмәт, толерантлык нәрсә ул, һәм алар нинди игелекле эшләр һәм гамәлләр эшли алулары турында фикер алышынды. Мондый чара төрле милләт кешеләренең  күптөрлелеген танырга, аңлашып дус яшәргә өйрәнергә ярдәм итүе ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International