Алар кызларга бисер тарихы турында мәгълүмат бирделәр, китапханә фондында булган махсус әдәбият белән таныштырдылар. Кайбер халыкларда бисер хәтта алмаш тәңкә булып хезмәт иткән. Мастер-класска бисер үрү буенча оста Мәрьям Шәйхиева чакырылды. Аның коллекциясендә бик күп кызыклы эшләр бар: муенсалар, беләзекләр, алкалар. Ул балаларга бисер белән үрү техникасын һәм ысулларын күрсәтте.