ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Алан авыл китапханәсендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көненә тематик күргәзмә оештырылды һәм «Начар гадәтләр - безнең сеңелләр түгел» дигән кисәтү акциясе үткәрелде.

Әниләргә үз кулларың белән бүләк ясау максатыннан Шармыш авылы китапханәсендә балалар өчен мастер-класс узды. һичшиксез, ана өчен бала кулы белән ясалган бүләкне алу һәрвакыт рәхәт. «Мамочке подарок приготовлю я…» мастер-классында "Оста куллар" клубына йөрүче балалар катнашты.


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

25-26 ноябрьда Лаеш шэхэрендэ  "Ястребы Cup" хоккей ярышлары узды. Анда 2015 елда туган кызлар хэм малайлар катнашты. Бавлынын "Девон", Телэченен "Торнадо", Балык бистэсенен "Шторм", Лаешнын "Ястребы" командалары коч сынашты. Жинучелэрне котларга Лаеш районы башлыгы Ильдус Зарипов, Башкарма комитет житэкчесе Азат Нурмохэмматов та килгэн иде. 

Азык-төлек, гигена кирәк- яраклары, җылы киемнәр, төзелеш матераллары һәм башка кирәк- яраклар җыйналган иде. Әлеге ярдәм өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга чакырылганнарнын хезмәт итүен азга булса да җиңеләйтер дип ышанасы килә. Бу юлы да сәфәргә Саба егетләре белән Фәнил Әхмәтвалиев белән Ирек Әхмәтвалиевлар кузгалды. Аларның исән- сау барып җитүләрен теләп калабыз, ә якташларыбыз тизрәк туган якларыбызга кайтса иде.

Алан урта мәктәбендә район эшмәкәрләре белән очрашу булды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек бүлеге башлыгы Гайнетдинов Булат Газинурович һәм эшмәкәр Евдокимова Әнисә Илдусовна катнашты. Евдокимова Әнисә Илдусовна укучыларны виктория үстерү серләре белән таныштырды. Эшмәкәрлекне дөрес формалаштыру өчен бизнес планны дөрес төзү кирәклегенә басым ясады. Бу очрашудан укучылар үзләренә кирәкле мәгълүматны алдылар.

Николай Николаевич Носов хикәяләрен укымаган кеше һәрвакыт ниндидер эш белән мәшгуль геройларның мавыктыргыч мизгелләрен кичермәгән. Андагы геройлар умарта үрчетеләр, бакчада эшлиләр, ботка пешерәләр һ.б.  Шармыш авылы китапханәсендә оешкан «Весёлая страна Николая Носова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе балаларны язучының иҗат юлы белән таныштырды.

Бу могҗизалы бәйрәмнең төп максаты- җәмәгатьчелекнең игътибарын җирдә тынычлыкны ныгыту өчен шәхси аралашуның беренчеллегенә җәлеп итү. Бөтендөнья сәламләү көне-календарьда дуслык һәм игелек символы булган тагын бер искиткеч бәйрәм.

Казан шәһәренең Мәгариф хезмәткәрләре йортында, пилот балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре тәрбиячеләре өчен, укыту семинары узды. 

Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара толерантлык көненә “Тамчы” клубына йөрүче балалар өчен «Толерантлык - дуслык дәресе» исемле тематик сәгать уздырылды.  Балаларга Халыкара толерантлык көне, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләнде. Чара тематик презентация белән үрелеп барды.

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәнү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Кич утыру” фольклор кичәсе үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International