ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бу геройны  татар халкының бөек шагыйре һәм язучысы Шәүкәт Галиев уйлап тапкан. 20 ноябрьдә шагыйрьнең тууына 95 ел тулды. Аның юбилее уңаеннан, Алан авыл китапханәсендә «Балаларга шатлык өлешүче» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.

Сауш авылы китапханәсендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевнең  тууына 95 ел тулу уңаеннан  "Шәвәли килде кунакка"  дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче китап укучыларны  язучының  иҗаты белән таныштырды, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Чарада катнашучыларга язучының тәрбияви һәм кызыклы шигырьләре кычкырып укылды, «Балаларның яраткан язучысы» дигән  китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә.  Әни... Әби... Дәү әни...

23 нче ноябрь  көнне  Баландыш мәдәният йортында  укытучылар һәм укучылар коллективы тарафыннан  Әниләр  көненә карата “Матур эшләребез бар” дип аталган  бәйрәм концерты оештырылды. Укучылар иң кадерле кешеләре  хөрмәтенә җырлар җырладылар, рәхмәт сүзләрен шигъри юлларга салдылар, әниләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә тырыштылар.

Баландыш төп мәктәбендә район эшмәкәрләре белән очрашу булды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек бүлеге башлыгы Гайнетдинов Булат Газинур улы һәм эшмәкәр Салихов Фәнис Наис улы катнашты. Фәнис Наис улы укучыларны эшмәкәрлек серләре белән таныштырды. Эшмәкәрлекне дөрес формалаштыру өчен бизнес - планны дөрес төзү кирәклегенә басым ясады. Бу очрашудан укучылар үзләренә кирәкле мәгълүматлар алдылар.

Казан шәһәре Совет районы М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган "Шәҗәрәләр- нәсел агачы» дип исемләнгән lX төбәкара фәнни-гамәли конференциядә Теләче районы мәктәпләреннән дә укучылар актив катнашып кайтты

Алан урта мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү кысаларында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте белгечләре белән очрашу булды. Җаваплылыгы  чикләнгән “Алан” ширкәтенең директоры-Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улы.

Теләче урта мәктәбендә  Казан шәһәре социаль-гуманитар белем бирү үзәге белән берлектә Республикакүләм "Яңа ФГОС таләпләре үрнәгендә, дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кече мәктәп укучыларының проект-тикшеренү күнекмәләрен формалаштыру" темасы буенча республика укыту семинары үтте.

Казан шәһәренең “Волга” кунакханәсендә Теләче мәктәбе укучылары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марат  Мөхәмәт улы Ибраһимов җитәкчелегендә “Школьный бизнес старт” проекты кысаларында узган ярышта булып, үзләренең проектларын яклап кайттылар. Проектларын чынга ашырган очракта Мәскәү шәһәренә бару мөмкинлеге бар.

Бәлки, күпләр шигырьләр гадәттә шигъри һәм әдәби-музыкаль кичәләрдә генә яңгырый дип уйлыйдыр. Әмма башка формалар да бар. 21 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Төрле төстәге шигырьләр» дип исемләнгән шигъри батл узды. Александр Пушкин, Сергей Есенин, Михаил Лермонтов, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Фәнис Яруллин һәм башка танылган шагыйрьләрнең китапларыннан “Тылсымлы китап дөньясы” исемле күргәзмә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International