Шаян һәм тапкыр Шәвәлине кем генә белми икән!

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Бу геройны  татар халкының бөек шагыйре һәм язучысы Шәүкәт Галиев уйлап тапкан. 20 ноябрьдә шагыйрьнең тууына 95 ел тулды. Аның юбилее уңаеннан, Алан авыл китапханәсендә «Балаларга шатлык өлешүче» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм аның күңелле шигырьләре белән таныштырды. Кечкенә шигърият сөючеләр белән язучының шигырьләре укылды һәм табышмакларга җаваплар эзләнде, «Шәүкәт Галиев – балаларга» дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрелде. Ахырда балалар бертавыштан Шәүкәт Галиев китаплары уку өчен кызыклы, гыйбрәтле һәм буш вакытларын күңелле уздырырга ярдәм итә, - дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International