“Алан” ширкәте белгечләре белән очрашу булды.

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Алан урта мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирү кысаларында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте белгечләре белән очрашу булды. Җаваплылыгы  чикләнгән “Алан” ширкәтенең директоры-Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улы. Очрашуга куркынычсызлык техникасы баш белгече Кашапов Гаяз Ильяс улы һәм төп зоотехник Кәримов Айдар Галимхан улы килде. Алар җаваплылыгы  чикләнгән “Алан” ширкәте эшчәнлеге белән таныштырып киттеләр. Укучыларга күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Мәктәптә уку дәверендә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International