Әни... Әби... Дәү әни...

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә.  Әни... Әби... Дәү әни...
Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.
Бу сүзләрдә күпме тирән мәгънә, яшәү көче,җылы хисләр агышы, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтүче самими нур агышы чагыла.

 Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар да бөйрәм иртәсендә әниләрне, әбиләрне чын күңелдән матур җырлар, шигырьләр, биюләр аша котладылар. Тәрбиячеләр дә  әни турында җырларын бүләк иттеләр. Үз чиратында әниләр дә җырлар җырладылар, төрле бәйгеләрдә катнаштылар.

Балаларның җыр-биюләре, якты елмаюлары һәрберебезне үз балачагына алып кайтты, әниләрнең йомшак күңелләре ярларына сыймаган ташкындай тышка бәреп чыкты - һәр әни-әбинең күзендә шатлыклы яшь тамчылары иде. Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International