Баландыш төп мәктәбендә район эшмәкәрләре белән очрашу булды. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек бүлеге башлыгы Гайнетдинов Булат Газинур улы һәм эшмәкәр Салихов Фәнис Наис улы катнашты. Фәнис Наис улы укучыларны эшмәкәрлек серләре белән таныштырды. Эшмәкәрлекне дөрес формалаштыру өчен бизнес - планны дөрес төзү кирәклегенә басым ясады. Бу очрашудан укучылар үзләренә кирәкле мәгълүматлар алдылар.