" Шәҗәрәләр- нәсел агачы "

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

Казан шәһәре Совет районы М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиядә Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган "Шәҗәрәләр- нәсел агачы» дип исемләнгән lX төбәкара фәнни-гамәли конференциядә Теләче районы мәктәпләреннән дә укучылар актив катнашып кайтты. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укчысы Дәүләтшина Мәрьям  "Нәселемдә бөек шәхес" номинациясендә - җиңүче, Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Фәләхиева Зөбәйдә "Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы" секциясендә - призёр, Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Садриев Раиф "Туган ягым чишмәләре" , 8 нче сыйныфтан Хисамова Нигина "Туган ягымда мәчетләр төзелү тарихы" секцияләрендә лауреат  дипломына ия булдыдар. Укучыларны укытучылар Бикчәнтәева Д.М., Сәлмәнова Г.Р. һәм Рәхмәтуллина Н.В. әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International