“Кич утыру”

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәнү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Кич утыру” фольклор кичәсе үтте. Әлеге чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның кышкы озын кичәләрне ничек үткәрүләре, ни өчен мондый кичәләрне “Кич утыру” дип атаулары турында сөйләде. Чараның беренче өлеше "Яулыкларда – халкым тарихы" дигән исем астында узды. Чарада катнашучылар өчен яулыклардан күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә истәлекле яулыклар, татар халкының милли киемнәре, баш киемнәренә багышланган китаплар урын алды. Китапханәче яулыклар тарихы турында сөйләде. Аны куллануның төрле ысуллары белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә катнашучылар бергәләп төрле милли уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар, ахырда милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International