Алан авыл китапханәсендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көненә тематик күргәзмә оештырылды һәм «Начар гадәтләр - безнең сеңелләр түгел» дигән кисәтү акциясе үткәрелде. Әлеге акциянең максаты-тәмәкегә бәйлелекне киметүгә ярдәм итү, яшьләргә тәмәкенең сәламәтлеккә зыянлы йогынтысы турында хәбәр итү, яшьләрне тәмәке тартуга каршы көрәшкә өндәү. Китапханәче тәмәке тартуның кешегә, бигрәк тә яшь кешегә нинди зыян китерүен сөйләде һәм укучыларны беркайчан да тәмәкене кулга алмаска, ә дөрес сайлау ясарга - үз сәламәтлекләрен сакларга кирәклеген сөйләде. Яшүсмерләргә тәмәке тартуның зыяны турында буклетлар таратылды.