Әниләргә үз кулларың белән бүләк ясау максатыннан Шармыш авылы китапханәсендә балалар өчен мастер-класс узды. һичшиксез, ана өчен бала кулы белән ясалган бүләкне алу һәрвакыт рәхәт. «Мамочке подарок приготовлю я…» мастер-классында "Оста куллар" клубына йөрүче балалар катнашты. Алар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, әниләр турында шигырьләрне искә төшерделәр, шулай ук үз әниләре, аларның хоббилары турында сөйләштеләр. Мастер-класс вакытында балалар үз идеяләрен һәм эмоцияләрне белдерергә, фантазия күрсәтергә, матур чәчәкләр ясарга өйрәнделәр.