Китап күргәзмәсе

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Николай Николаевич Носов хикәяләрен укымаган кеше һәрвакыт ниндидер эш белән мәшгуль геройларның мавыктыргыч мизгелләрен кичермәгән. Андагы геройлар умарта үрчетеләр, бакчада эшлиләр, ботка пешерәләр һ.б.  Шармыш авылы китапханәсендә оешкан «Весёлая страна Николая Носова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе балаларны язучының иҗат юлы белән таныштырды. Күргәзмәдә «Мишкина каша», «Незнайка в Солнечном городе», «Незнайка на Луне», «Незнайка путешествует», «Живая шляпа», «Огурцы» кебек һәркемнең яраткан әсәрләре урын алды. Носов геройлары бик мәрхәмәтле, алар җаваплылыкка  өндәп мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International