ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Шәтке авылы китапханәчесе  “Әллүки” балалар бакчасында балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х.Халиковның тууына 90  яшь тулуга багышланган  “Хәкимҗан Халиков-балачак илендә” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрде. Китапханәче Галимуллина К.Х.  балаларга    язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, китаплары белән таныштырды, шигырьләрен укыды.

1996 елдан бирле Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре армиядә хезмәт итүче егетләргә  хатлар юллый, бәйрәм белән котлап открыткалар җибәрә. Быел да, әлеге матур традициягә тугры калып, солдат егетләребезгә хатлар  язып салдык. Җавап хатлары да озак көттермәс дип ышанып калабыз!

Татар язучысы, Г.Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премиясе лауреаты Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан 17 гыйнварда Күкчә авылы китапханәсендә «Җомга көн кич белән» дип исемләнгән кычкырып уку оештырылды һәм язучының иҗатына багышлап китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар, шулай ук аның китапханәдә булган төрле еллардагы әсәрләре тәкъдим ителде. Автор хикәяләр, очерклар, фельетоннар, мәкаләләр яза. Соңрак Гыйләҗевнең яраткан җанры повестьлар була. Безнең китапханәдә күп кенә аның әсәрләрен  укучылар яратып укыйлар.

18-19 гыйнварда Теләче урта мәктәбе базасында сынап карау  имтиханы үткәрелде. Анда

 Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да катнашты. Имтиханны үткәрү процедурасы булачак сынауларга психологик яктан әзерләнергә һәм әзерлек этабында предмет буенча белем дәрәҗәсен тикшерергә мөмкинлек бирә.

Кышкы уеннар балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү,спорт яратырга кызыксынучалыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү;балаларның үзләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү;күңелебезне матур уйлар, сүзләр белән тәрбияләү, көндәлек тормышта уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгаләмә булдыру максатларын үтәргә ярдәм итә.

13 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр Олы Нырсы авыл китапханәсендә «Сколько книг не прочитал, нет новее, чем журнал» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмәдә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен журналлар тәкъдим ителде. Монда һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җавап таба алды. Нәни  биологлар хайваннар һәм үсемлекләр турында тематик журналлар укыса, серләрне, ачышларны яратучылар башваткычларны үз итте.

Теләче балалар китапханәсендә “Хәкимҗан Халиков – балалар шагыйре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә балалар шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен кычкырып укыдылар, тизәйткечләр әйттеләр, тел шомарткычларын һәм әйтешләрен искә төшерделәр.

Аның әсәрләрен укымаган кеше сирәктер. Татар халкының бар язмышын, шатлык-кайгысын, ачы-төчесен иҗатында ачып биргән язучы ул. Әсәрләре халыкчан булганга күрә, аның китаплары һәрвакыт укучылар кулында. 17 гыйнвар көнне Татарстанның халык язучысы, прозаик һәм драматург Аяз Гыйләҗевка 95 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә "Бай әдәби иҗат - мәңгелек мирас" исеме белән китап күргәзмәсе ясалды, китаплары китап укучыларыбызга тәкъдим ителде.

Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары  Мубаракшина Ф.Г җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлне кардан чистарттылар. Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым  урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар. Һәйкәлләр киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк.

Әти-әнигә, якыныңа карата мәхәббәттән соң Ватанга карата патриотик хис туа. Туган як тарихы, танылган ватандашларыбыз, йөргән урамнарыбыз, туган җиребезнең гореф-гадәтләре һәм йолалары, һәйкәлләре, шулай ук илебезнең ​​данлыклы язучылары һәм шагыйрьләре белән якыннанрак танышканда әлеге хис тирәнәя бара.  Шармыш авыл китапханәсендә җирле тарих турындагы китапларны пропагандалау һәм туган җиребезгә мәхәббәт хисләрен формалаштыру максатыннан, «По книжным страницам шагая, о крае ты много узнаешь» дип исемләнгән акция уздырды. Биредә авылдашлар Теләче районыннан булган әдипләрнең  әсәрләре, безнең төбәк һәм Татарстан тарихы турында китаплар белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International