Профессия сайлау күп вакыт таләп итә, шуңа кадәр аңа әзерлекне алдан башларга кирәк. "Профессия сайлаганда кешенең мөмкинлекләре" дигән темага уздырылган сыйныф сәгате һәр укучының сәләтен ачарга ярдәм итте. Чара ахырында күпчелек бер фикергә килде: кеше нинди генә профессия сайламасын, ул үз эшенә җаваплы карарга тиеш.
Әбде авылы китапханәсендә Укытучылар һәм остазлар елына карата"Рус укытучылары укытучысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм профессиянең социаль абруен күтәрүгә ярдәм итүче күренекле укытучыларның мирасын чагылдыручы, укытучы образын чагылдыручы әдәбиятка күзәтү үткәрелде. Анда Россиядә педагогикага фәнни карашның нигез салучысы Константин Дмитриевич Ушинскийның, совет педагогы һәм язучысы Антон Семенович Макаренконың, совет педагогы, балалар язучысы, баланың шәхесен тануга нигезләнгән педагогик система булдыручысы Василий Александрович Сухомлинский китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәдә укытучы образын ачкан сәнгать әсәрләре дә урын алды.
Бәйрәм датасы елның беренче аеның 13 числосына билгеләнгән иде. Бәйрәмне бу көнгә билгеләү карары Россия матбугаты тарихына турыдан-туры караган тарихи вакыйга белән бәйле.
Күкчә авылы китапханәсендә Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Хәкимҗан Халиковнаның китап киштәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең иҗаты белән таныштырды, балалар шигырьләр укыды. Хәкимҗан Халиков балалар өчен табышмаклар, җырлар, әкиятләр яза. Язучының табигатькә сакчыл караш, яхшылык турында шигырьләре күп.
Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Татарстаннын халык артисткасы, авылдашыбыз Анастасия Васильеваның (Нәфисә Василова) тууына 80 ел тулу уңаеннан "Җырланмаган җырым" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Кичәдә Н. Василова репертуарындагы жырлар янгырады, аның туганнары белән авылда туып үскән, яшәгән вакыттагы хатирәләре яңартылды. Җырчыбызга куелган күргәзмә белән таныштылар. Нәфисә Василовага багышлап альбом эшләнеп куелды. Кичә бик күңелле һәм дә җылы эчтәлекле төстә үтте. Әдәби кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.
Әбде мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә”Педагог һәм остаз елы”на китап күргәзмәсе оештырылды. Укытучының образын чагылдыручы, күренекле педагогларның мирасын чагылдыручы әдәбиятка күзәтү үткәрелде.
15 гыйнвар көнне җырчы, ТАССРның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм милләтнең йөзек кашы булган бөек җырчыбыз, Теләче районы Субаш авылы кызы Нәфисә Василованың тууына 80 ел тулды.
Кышкы уеннар балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү,спорт яратырга кызыксынучалыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү;балаларның үзләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү;күңелебезне матур уйлар, сүзләр белән тәрбияләү, көндәлек тормышта уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгаләмә булдыру максатларын үтәргә ярдәм итә.
Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан 14 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының китапларыннан “Канатлы дөнья” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде.
14 гыйнварда «Батыр " спорт комплексында яшүсмерләр һәм кызлар командалары арасында мини-футбол буенча "мини - футбол-мәктәпкә" Бөтенроссия проектының сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Теләче урта мәктәбеннән 4 команда катнашты.