Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә балалар белән Иске Яңа ел бәйрәмен үткәрделәр. Бу чара мәдәният йорты каршында бизәлгән матур чыршы янында узды. Балаларга төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештырылды. Алар белән чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел җырлары җырланды. Ахырдан балаларга күчтәнәчләр өләшенде.
Бүгенге көндә безнең алда торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә үз таган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары, милли әдәбияты белән таныштыру. Шул уңайдан 13 гыйнвар көнне Караширмә авылы клубы мөдире берләшмәгә йөрүче балалары белән Теләче җирлекара китапханәсенә килеп халкыбыз иҗат иткән “Татар халык уеннары”, “Татар халкының милли орнаментлары”, “Татар халык ашлары”, “Татар халык әкиятләре, табышмаклары, мәкаль-әйтемнәре”, “Татар халык бәйрәмнәре” дип исемләнгән китаплар белән якыннан таныштылар. Китапларны кулларына алып укыдылар. Халык бәйрәмнәре һәм йолалары балаларны тормыш тәртипләренә, таләпләренә күнегергә ярдәм итә. Балаларны әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле булу, китапханәдә үз-үзеңне тота, аралаша белү төшенчәләре дә аңлатылды.
Күпчелек әкиятчеләрнең кышкы темага әкиятләре күп. Мәсәлән, Одоевскийның "Мороз Иванович", Л. Кассильнең "История с бородой", Андесенның "Снежная королева" һ. б. Олы Мишә авыл китапханәсендә "Кышкы әкиятләр битләре буйлап" дигән яңа ел китап карнавалы үткәрелде. Күңел ачу чарасы китапларга күзәтү белән башланды, кызыклы тематик әдәбият карау балаларга бик ошады. Балалар кыш турында әкиятләр белән таныштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
Балалар өчен күңел ачу уеннары һәм конкурслар, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән очрашу оештырылды. Ахырда барысы да татлы күчтәнәчләр алды.
Үзәк авыл китапханәсендә, киң даирә укучыларга, Татарстан Республикасының халык шагыйре, драматург, популяр җырлар авторы, шагыйрь, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Гафур улы Юзеевның тууына 90 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Илдар Юзеевның шигъри таланты поэма жанрында аеруча ачык чагылыш тапты. Ул 30 поэма һәм 40 тан артык шигырь җыентыгы авторы. Китапханәче кунакларны Илдар Юзеевның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Матур әдәбиятка күзәтү ясады, шигырьләр һәм поэмалардан өзекләр укыды. Кунаклар аның халык җырлый һәм ярата торган җырларын искә төшерделәр. Шагыйрьнең шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.
Укытучы һөнәре - ул уникаль һөнәр, вакытка, модага һәм географиягә карамый. Борынгы Русьта укытучылар хезмәтенә, яки грамота осталарына, аларны ул чакта шулай дип атыйлар, хөрмәт белән караганнар. «Почитай учителя как родителя», - ди рус мәкале. Әлеге стендны эшләүнең максаты - педагог һөнәренең абруен яңарту, аны сыйфатлы яңа дәрәҗәгә күтәрү, педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру иде.
12 январь көнне Айдар авылы китапханәсендә шагыйрә һәм драматург, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Җырларыңда гомерең дәвамы"исемле күргәзмә төзелде һәм кычкырып укулар оештырылды. Китапханәче шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, җыр жанрында актив иҗат иткән шагыйрә буларак аның сүзләренә язылган җырлар барланды. Гөлшат Зәйнашева шулай ук күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең иҗатына багышланган киносценарийлар, очерклар һәм документаль повестьлар авторы да була. Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләре, халыкчан җырлары бүген дә әле халык күңелендә яши.
Бүген тагын бер күркәм бәйрәм - Иске Яңа ел! Әлеге мөмкинлектән файдаланып, Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кабат сихри кышкы бәйрәм атмосферасына чумдылар. Балалар музыка залына чыршы янында җыелдылар, Иске Яңа ел бәйрәм барлыкка килү традицияләрен искә төшерделәр, чыршысы тирәсендә әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Ә соңыннан Чыршы белән хушлаштылар.
Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерү, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызу гаять зур әһәмияткә ия. 2023 ел Татарстанда – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә 3 бүлектән торган китап күргәзмәсе булдырылды. 1 нче бүлек - “Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез - безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз”. 2 нче бүлек – “Татар мәдәнияте”. 3 нче бүлек – “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы”.
9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе 2023 нче елда 8 нче февральдә – төп срок, 15 нче март һәм 15 нче майда өстәмә срокларда узачак. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашу өчен укучылар төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерә торган белем бирү оешмаларына әңгәмә башланырга ике атнадан да соңга калмыйча гариза бирәләр.