ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

10 гыйнварда рус совет язучысы Алексей Николаевич Толстойның тууына 140 ел тулды. Юбилей датасына багышлап Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар өчен «Язучы. Әкиятче. Шагыйрь» исемле китаплар күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә А.Н.Толстой эшкәртүендәге рус халык әкиятләре һәм хикәяләре тәкъдим ителде.

Рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту, күптәнге милли традицияләрне торгызу әһәмиятен исәпкә алып, Рөстәм Миңнеханов 2023 нче елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип исемләнгән почмак булдырылды. Рухи кыйммәтләребезне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу безнең төп бурычыбыз булып тора. Бу күргәзмәләрдә халыкның гореф-гадәтләре, милли йолаларын чагылдырылган альбомнар, татар халкының тарихы, бизәнү әйберләре, милли киемнәре, халык авыз иҗатын чагылдырган китаплар урын алды.

Кышкы каникул көннәрендә безнең актив укучыларыбыз Алан авылы китапханәсендә «Яңа ел утлары әкияткә чакыра» дип исемләнгән чарада катнаштылар. Балалар бик күп кышкы әкиятләр укыган булып чыкты. Балаларның иң яраткан әкиятләре - «Кар кызы», «По шучьему велению», «Алтын балык» кычкырып укылды. Ә аннары балалар әкият геройлары  турындагы сорауларга җавап бирделәр, бергәләп фикер алышты. Очрашу күңелле һәм эчтәлекле узды, ул балаларга бик ошады. Чара ахырында укучылар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән яңа кызыклы китаплар белән дә таныштылар.

2023 елның 11 гыйнварында Әбде авыл китапханәсендә А.Н.Толстой иҗатына багышланган «Русский характер писателя» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә әдәби күзәтү ясалды. Күргәзмәдә авторның танылган романнары һәм повестьлары, хикәяләр һәм очерклар тәкъдим ителде. Стендта тәкъдим ителгән китаплардан укучылар язучы тормышыннан, аның әдәби иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр. Күзәтү презентация белән үрелеп барды.

Рус язучысы Алексей Толстойның 140 еллык  юбилеена 10 гыйнварда Шәдке авыл китапханәсендә "Алексей Толстой һәм аның геройлары" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Алексей Толстой рус әдәбияты тарихында күренекле эз калдырды. Ул тарихи һәм фантастик романнар, искиткеч повестьлар һәм хикәяләр, публицистик әсәрләр авторы. А.Толстойның барлык диярлек зур әсәрләре экранлаштырылган һәм укучыларда бер генә тапкыр да зур кызыксыну уятмыйча калмый. Алар һәрвакыт актуаль һәм төрле яшьтәге укучылар аларны яратып укыйлар.

4 гыйнвар көнне  балалар һәм яшьләр өчен фән һәм технология атналыгы кысаларында  Шармыш авыл китапханәсендә «Час Мастерилки» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Катнашучылар китапларны күп укырга яраталар.

В связи с 90 летием со дня рождения народного поэта Татарстана, драматурга, заслуженного деятеля искусств РТ и РФ Илдара Юзеева в Кукчинской сельской библиотеке была организована книжная выставка «Илдар Юзеев – мәхәббәт һәм романтика җырчысы». Ильдар Гафурович Юзеев известен широкому кругу читателей. Он поэт, драматург, критик, автор более 30 книг. Его мелодичная поэзия вдохновляла композиторов на создание песен, которые по сей день поются в народе. В честь юбилейной даты читатели знакомились с творчеством и биографией Ильдара Юзеева.

Кыш-могҗизалар чоры, ә Яңа ел – иң тылсымлы һәм әкият бәйрәме, аны һәркем могҗизага өметләнеп көтә. Яңа ел каникуллары вакытында авыл китапханәчеләре, клуб мөдирләре  белән берлектә, бәйрәм чаралары үткәрделәр.

11 нче гыйнвар көнне «Агрокласс» проекты кысаларында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе Олы Мишә мәктәбенең 5-7  нче сыйныф укучылары өчен  финанс грамоталылыгы буенча дәрес үткәрде. Кешеләр финанс өлкәсендә белемле булсалар, аларның иминлеге һәм финанс бәйсезлеге ныгый, киләчәккә ышанычлары арта. Укучылар дәрестә шул хакта мәгълүмат алдылар.

Бу бәйрәм күңелләргә шатлык һәм куаныч китерә. Һәр бала шөгыльләрен әзерләп, Кыш бабайдан күчтәнәчләр көтә. 5нче гыйнвар көнне Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Әйлән-бәйлән уйныйбыз, биибез дә җырлыйбыз” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, Татарстан Республикасының «Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова да килделәр. Шулай ук балаларның күңелләрен ачарга яраткан дуслары Умка, Кыш бабай һәм Кар кызы да килделәр. Биредә балалар төрле мавыктыргыч уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачтылар, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International