Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре быел да, Яңа елның беренче көнендә, «Яңа ел могҗизасы» дип исемләнгән чарада лотерея билетлары уйнаттылар. Әлеге серле, кызыклы уенны оештыруда безгә һәр елны, авылыбызның изге күңелле иганәчеләре дә нык булыша. Лотерея билетына нәрсә отсаң да күңелле! Аеруча бәхетлеләр 150 сумга печәнле дә, бер капчык икмәкле дә яки 2 килограмм ысланган ат итле дә булып куйдылар. Лотерея уены матур җырлар, күңелле уеннар белән аралаштырып алып барылды.
Шәтке авыл китапханәсендә кышкы каникуллар вакытында балалар өчен «Библиоквиз» интеллектуаль уены оештырылды. Квиз- ул викторинага алмашка килгән сораулар һәм җаваплар уены. Мондый уеннар уйнау күңелле, чөнки бу ярыш бит. Ә ярышлар азарт, зур шатлык һәм башка бик күп якты хисләрне үз эченә ала. Катнашучылар «Бәхетлеләр өчен Разминка», «Әдәби турнир», «Логикасын белегез» дип исемләнгән этаплардан уздылар, төрле тармаклардан булган сорауларга җавап бирделәр.
Теләче балалар китапханәсендә язучы Алексей Толстойның тууына 140 ел тулуга багышланган «В поисках золотого ключика» дип исемләнгән квест уздырылды. Балалар авторның үзләре белгән әсәрләрен искә төшереп, уенның барлык этапларын тырышып үттеләр. Һәр этап табышмаклар, ребуслар һәм сораулар рәвешендә чираттагы сынау буларак оештырылды. Ахырда «Алтын ачкыч» табылды. Аны табучы кызыксындыру буләгенә, татлы призга ия булды. Мондый уеннар ярдәмендә без балаларның ялы кызыклы үтсен өчен шартлар тудырабыз, шулай ук уен эшчәнлеге аша китап укуга кызыксыну формалаштырабыз, командада уйнарга өйрәтеп партнерлык һәм бердәмлек хисләре тәрбиялибез.
Теләче җирлекара китапханәсең уку залында «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде. Балалар китапханәче әзерләгән китапларны карап, кышкы вакытны тасвирлаган әкиятләрне искә төшерде. Андагы геройларны һәм табигатьне рәсемгә төшерде. Кыш - искиткеч вакыт, балаларның көтеп алган яраткан ел фасылы. Әйе, чыннан да, табигать әкият төшендә ял иткән кебек. Шушы тылсымлы һәм сихри вакытны катнашучылар үзләренең эшләрендә тулаем күрсәтә алдылар.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итәм. Россия Федерациясе прокуратурасы көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүегез, гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.
Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында "Әсәрләре дәү әнием кебек тәмле телле" дип исемләнгән викторина Әминә Бикчәнтәева иҗаты буенча үткәрелде.
2023 елның 08 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында реаль көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.
6 гыйнварда Теләче авылының " Дулкын» бассейнында йөзү буенча ярышлар узды.
Саф һава сәламәтлек һәм бөтен организмны ныгыту өчен файдалы: ул кан тамырлары, үпкә, йөрәк һәм башка органнар эшен яхшырта. Саф һаваның йогынтысы олылар өчен дә, балалар өчен дә бик мөһим. Бүген Олы Мишә урта мәктәбе укучылары саф һавага чыктылар. Саф һавада йөрү, әкияттәгедәй ап-ак урман, тау шуу балаларга бик ошады.
Баландыш авылы китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, балалар өчен «Забавы Зимушки-зимы »уен программасы үткәрде. Малайлар һәм кызлар "Куян күчтәнәче", "Яңа ел викторинасы"," Кар бабайдан табышмаклар" һ.б. конкурсларда актив катнаштылар. Балаларга дөрес җаваплар өчен татлы призлар тапшырылды. Уен программасы балаларга вакытны актив һәм файдалы итеп үткәрергә, уңай эмоцияләр алырга ярдәм итте.