ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2022 ел
җомга

Кышкы каникул белән котлау, шуның өстенә прозада! Бәдретдинова Ә.Б. җитәкчелегендә 7-8 сыйныф укучылары бер-берсенә кызык һәм кабатланмас котлаулар язды.

Балалар бәйгеләрдә катнаштылар, чыршы янында җыр җырлап әйләнделәр, үзләренең матур, әкияти чыгышларын күрсәттеләр, шулай ук кызыклы уеннар үткәрделәр, чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Һәр йортка яңа ел» Бөтенроссия акциясенә бик теләп кушылды.

Яңа ел – иң көтеп алынган, могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәркем аны матуррак,  истә калырлык итеп каршыларга тырыша. 28 нче декабрь көнне , Баландыш төп  мәктәбе хезмәткәрләре авылыбыз паркында кардан әкият  геройларының сыннарын ясады. Бүген мәктәп коллективы үзен скульпторлар ролендә дип хис итте.

27 декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән тамаша үтте. Барлык укучылар да актив катнаштылар: биеделәр, җырладылар, шигырләр сөйләделәр, уйнадылар. Шулай ук уку алдынгылары, муниципаль тур олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы укучылар бүләкләнде. Бәйрәм чарасы бик күңелле узды.

Эдуард Яфас улы Вафин Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе карары нигезендә 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының бүлек идарәчесе итеп билгеләнде.

Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган – булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылды.

28 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе сугыш ветераны Писарев А.И.  һәм молбилизацияләнгән егетләрнең әти - әниләрен Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Аларны 31 декабрь көнне  авыл мәдәният йортында узачак бәйрәмгә чакырып калды.

Һәр ил аны үзенчә үткәрә. Хәтта Яңа елга багышланган берничә сәнгать әсәре бар. Россиядә Яңа елны бәйрәм итү традицияләре - бизәлгән чыршы, Кыш бабай һәм Кар кызы. Китапханә “Яңа ел - яраткан бәйрәм” фотозонасын гаилә бәйрәменә багышлый. Теләгән һәркемнең иң серле һәм искиткеч Яңа ел бәйрәменең  тылсымлы атмосферасы фонында үзен фотога төшерү мөмкинлеге бар. Китапханәгә килегез һәм онытылмас селфи ясагыз.

Максабаш авыл китапханәсендә “Кар патшалыгы дөньясына” сәяхәт дип исемләнгән  китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмә киң катлам укучылар өчен тезелгән. Бу китап күргәзмәсендәге китаплардан кызыклы мәгълүмат алырга һәм Яңа ел турында бик күп матур китаплар һәм журналлар белән танышырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International