Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкияти могҗизалы һәм тылсымлы вакыт. 28 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә берләшмәгә йөрүче укучылар белән самовар янында Яңа елны каршы алу дигән чара узды. Укучылар белән төрле уеннар уйнап күңелле ял иттек. Шулай ук Яңа елга багышланган чарабыз җырлар җырланып, шигырьләр сөйләнеп, табышмаклар, мәкальләр әйтү белән үрелеп барды.
Язучының романнарында, хикәяләрендә һәрбер тарихи чор автор хыялы фараз иткән конкрет сыйфатлары белән — халык көнкүреше, борынгы бабаларыбызның рухи дөньясы, фольклоры, гореф-гадәтләре, уйлары-хыяллары, кайгылары-шатлыклары, истә калырдай үзенчәлекле кеше образлары, легендар шәхесләре чагыла.
27 декабрь көнне, Яңа ел алдыннан, Әбде авыл китапханәчесе, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә авыл укучылары өчен «Здравствуй, здравствуй Новый год!!!» исемле балалар иртәсе үткәрде. Программага биюләр, җырлар, әкият геройлары белән уеннар кертелгән иде, балалар шигырьләр сөйләделәр, түгәрәкләнеп биеделәр.
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен,уеннарын, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Шушы йолаларны, уеннарны искә алу, саклап калу максатыннан 27 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” клубы белән берлектә “Әби – бабаларыбызның йолалары” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Кич утыру, төрле уеннар уйнау апаларыбызның күңеленә хуш килде.
Планетабыздагы экстремизм һәм терроризм күренешләренең моңарчы күрелмәгән фактларына дөньяда бер генә кеше дә битараф кала алмый. Бөтен дөнья үзенең ризасызлыгын белдерә, явызлыкны хөкем итә. Ни өчен бу җинаятьләр еш ясала? Киләчәктә террористик актларны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
27 декабрь көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә әлеге сорауларга җавап табу максатыннан яңа ел бәйрәме алдыннан авылның төрле буын кешеләре өчен «Террорга каршы бергә» дигән темага әңгәмә оештырылды.
Яңа ел алдыннан Теләче балалар китапханәсендә, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, «Ә бездә Яңа ел! Чыршы кунакка чакыра!» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда балаларның яраткан һәм көтеп алган Яңа ел бәйрәме турында мәгълүмат туплаган матур әдәбият һәм газета – журналлар куелды. Аерым папкага кыш һәм Яңа ел турында шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләр тупланды.
27 декабрьдә район мәгариф бүлегендә “Ел символы сакта”дигән юл хәрәкәте иминлеге буенча иң яхшы чыршы уенчыгы бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Хафизов А 1 урынны яулады. Чын күңелебездән котлыйбыз, афәрин.
Ул үз эченә яңа ел тематикасына багышланган репродукцияләр, вакытлы матбугат басмалары, китапларны үз эченә алды. Әлеге фотозона янында китап укучылар яңа китаплар белән танышып, фотографиягә төшә алалар.
Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында туа. М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары.
Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Фәтхуллина Зәлия һәм Шигабетдинова Рәмилә «Артек «МДЦ» өстәмә гомуми үсеш программасында катнашуга конкурсның региональ этабын узу өчен «Яшь хокук белгече» грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!