23 декабрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә балалар белән «Яңа ел бизәкләре» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Күргәзмә киң катлам укучылар өчен төзелгән. Китап укучылар бу күргәзмә белән танышалар һәм яңа китапларны укырга алалар.
Яңа ел алдыннан китапханәләр могҗизалы рәвештә үзгәртелә. Шәтке авыл китапханәсе укучыларын һәм барлык китап сөючеләрне якынлашып килүче 2023 ел белән котлый һәм китапханәгә яңа ел фотозонасына чакыра. Яңа ел фотосессиясе-бәйрәмнәрнең әкияти атмосферасын хәтердә саклап калу өчен менә дигән вариант. Матур фотолар, сезнең кәефегезне күтәреп кенә калмыйча, фотоальбом һәм социаль челтәр битләрен дә бизәячәк!
Бу проект өстендә ел дәвамында эш алып барылды: Авылда яки читтә яшәп тә, туган авылын, нигезен онытмаган, һәр кешегә үрнәк булырлык эшләр башкарган күренекле якташларыбызны барлау буенча, авыл тарихын тагын да тирәнтен өйрәнү буенча түгәрәк өстәл, әңгәмә, очрашулар һәрдаим оештырылып торылды. Китапханәдә проект эшен алып баруда актив катнашучылар белән йомгаклау кичәсе оештырылды: эшләнгән эшләргә йомгак ясалды һәм алдагы елга планнар белән таныштырылды. Барлык катнашучылар киләчәктә дә проект эшен алып барырга бик теләп катнашырга ризалык бирделәр.
Пушкин картасы хуҗалары крючок белән бәйләүдә үз көчләрен сынап карадылар. Китапханәче бәйләүнең иң гади элементларын да бик теләп аңлатты һәм осталык серләре белән уртаклашты. Берәүләрне шакмаклап чигү техникасы кызыксындырды, икенчеләр салфетка чигеп карады, өченчеләр исә гади чигү элементларын өйрәнде. Биредә катнашучы һәркем үзенә кечкенә матур салфетка бәйләде һәм китапханәдә узучы мастер-класста Пушкин картасына ия булган һәркем катнаша алуын һәм аның уңышлы сайлануын билгеләп үтте. Эш белән вакыт сизелмичә дә үтте. Барысы да яңа очрашуларга өмет итеп саубуллаштылар.
Бәйрәмдә үзеңне яхшырак хис итү өчен әкият мохите булдыру мөһим. Кар бөртеге-кышкы әкиятнең төп атрибуты, чөнки ул һәркемнең кәефен күтәрә. Ак кар бөртекләре кышын тышкы дөньяны, агачларны бизи, без бу әкиятне өйгә дә кертергә теләдек. Моны эшләү бөтенләй кыен түгел, чөнки кар бөртекләрен гади ак кәгазьдән дә ясап була. Аларны күләмле итеп һәм хәтта салфеткалардан ясарга мөмкин. Балаларның кар бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру, табигать матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү, аларның төзү, рәсем ясау буенча эшчәнлекләрен үстерү максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 24 декабрь көнне “Серле кар бөртеге” дип исемләнгән, кар бөртекләре кисү буенча мастер класс күрсәттеләр.
Әлеге уңайдан Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре балалар өчен “Эдуард Успенский дөньясы” дигән әдәби сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәдә куелган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр, әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чараның икенче өлешендә балалар бергәләп «Простоквашино» дигән мультфильмны карадылар.
15 декабрь көнне Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре «Здравствуй, зимушка-зима» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Күргәзмәдә күрсәтелгән китаплар балаларга Яңа ел кәефен булдырырга ярдәм итте һәм балаларыбызны сөендерде.
Бәйрәмгә әзерләнә башларга була! Иске Җөри модель китапханәсе балалар өчен 22 декабрь көнне «Яңа ел кар бөртеге» дип аталган осталык сәгате үткәрде. Әлеге осталык сәгате балалар иҗатын үстерергә, чарада катнашучыларда Яңа ел алды кәефе тудырырга мөмкинлек бирде. Кар бөртекләре белән тәрәзәләрне генә түгел, ә барлык бүлмәне дә бизәп куярга була. Әлеге сәгать балалар күңеленә хуш килде.
24 декабрь көнне Иске Җөри модель китапханәсе китапханәчеләре «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Тылсымлы йомгак» исемле мастер-класс үткәрделәр. Китапханәчеләр бәйләүнең иң гади элементларын күрсәтеп осталык серләре белән уртаклаштылар. Укучылар әлеге гади ысуллар буенча бәйләргә өйрәнеп үзләренең көчләрен сынап карадылар. Кышкы кич бик күңелле һәм файдалы үтте.