Мөсәгыйть Хәбибуллин «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» исемле тарихи романнар иҗат итә.
Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен йон оекбашлар бәйләнде. Әлеге акциядә барлык битараф булмаган авылдашларыбыз катнашты. Бәйләнгән оекбашлар якташыбыз Ришат аша хәрбиләргә җибәрелде.
Ул 1927 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Югары Кибәкхуҗа авылында туа. Актерлык факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, Казанда Яшь тамашачылар театры актеры булып эшли. Шәтке авыл китапханәсендә 24 декабрь көнне якташыбыз, язучы, драматург, публицист, Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулуга багышланган «Язгы аҗаган» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Катнашучыларны Мәхмүт Хәсәновның биографиясе, әдәби иҗаты белән таныштырдылар. Күргәзмә-презентация ясалды. Чарада катнашучылар өчен язучы әсәрләреннән өзекләр укылды.
Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәтта бөтен бер илгә янарга мөмкин. 26 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән «Ничек террорның корбаны булмаска» исемле мәгълүмәти-тематик дәрес үткәрделәр. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбыз сабак алсак иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.
Сибгат Хәкимнең иҗади мирасын популярлаштыру, иҗатына кызыксынуны арттыру, шигъри сүзнең матурлыгын тою максатыннан уздырылган әлеге бәйгегә Айдар авылы китапханәсеннән Фирүзә Фаляхова “С.Хәким әсәрен татар телендә башкару” номинациясендә язучының “Сусау” шигырен тәкъдим итте.
Яна ел бәйрәме алдыннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларны чакырып Яңа ел бәйрәме үткәрделәр.
2022 елның 19 декабреннән алып 2023 елның 08 гыйнварына кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
23 декабрь көннәрендә “Батыр” универсал спортзалында егетләр арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды. Барлыгы 6 егетләр командасы (барлыгы 48 укучы) катнашкан әлеге беренчелектә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы «Кием һәм мода» темасына 8 нче сыйныфта ачык дәрес күрсәтте. «How Grinch stole Christmas» дигән класстан тыш чара да уздырылды.Ахырда укучыларны олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үтте.
22 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан ”Олы әдип – М.Хәсәнов” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар юмористик хикәяләрен укыдылар. Язучының иҗаты белән танышу өчен, китапханә фондында булган китапларыннан “Аҗаган уйнаткан әдип” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.