ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбе укучылары «Конституцион диктант» Бөтенроссия акциясендә бик теләп  катнашты. Акциянең максаты-илнең төп законы белән танышу аша, яшь буынның хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү. "Конституцион диктант» 19 сораудан торды.

Татарстан Республикасы буенча Россия МЧС Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, ел саен республикада яңа ел бәйрәм чараларын уздыру чорында электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү аркасында янгыннар килеп чыгу ихтималы арта. Янгын чыгу куркынычы, чөнки биналарны бизәү максатларында сертификатсыз электр гирляндалары, электр приборлары кулланыла, алар, кагыйдә буларак, бина эчендә, аеруча төнлә, күзәтелмичә кала.

10 декабрь көнне Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбендә Халыкара Кеше хокуклары  көнен бәйрәм итү кысаларында барлык классларда да илебезнең яшь гражданнарының хокукый культурасын формалаштыруга юнәлтелгән «Кеше хокуклары» бөтенроссия дәресе - акция оештырылды

2022 елның 10 декабрендә 12.30 сәгатьтә Россия кооперация университетының Казан кооператив институты (филиал) вәкилләре тарафыннан Zoom аша һөнәри юнәлеш характерында  планлаштырылган конференциясе булды. Укучылар вузга кабул итү шартлары белән таныштылар. Әңгәмә кызыклы һәм танып-белү өчен бик әһәмиятле булып  узды. ВУЗ җитәкчеләренә һәм вәкилләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча ел саен Инвалидлар декадасы уза. Ул  җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә. Баландыш  төп гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлар отряды активистлары нәкъ менә шушы максаттан Гарипов Рәмискә кунакка барып бүләкләр тапшырдылар, аның белән аралаштылар.

2022 елның 9 декабрендә КНИТУ-КАИ белән берлектә Сауш төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Академик Т. К. Сираҗетдинов укулары" беренче фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары - Галимов Адель, Хаҗиева Ләйсән “Фәнни-техник иҗат ” һәм “Киләчәк - фантастика түгел!” номинацияләрендә призерлар булдылар. (җитәкчесе Шакирова А.З.). Котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар телибез.

Он учрежден по инициативе Организации Объединенных Наций. В этот день по всему миру, в том числе в России, проходят демонстрации, встречи, конференции, семинары и другие мероприятия, приуроченные к Международному дню борьбы с коррупцией. В Старозюринской СОШ прошла встреча с заместителем прокурора Тюлячинского района РТ. Ахунов Р.И. выступил перед учениками 8-11 классов с лекцией на тему: «Противодействие коррупции».

9 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Гыйләҗиева Зәлинә һәм Гыйләҗева Танчулпан укучыларның « Академик Т.К. Сираҗетдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. Безнең укучыларыбыз «Кеше физикасы» проект эше белән җиңүче дипломына лаек булдылар. Котлыйбыз!

9 декабрь – Ватан Геройлары көне. Әлеге дата уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырлыкларын ачып бирә. “Батырлыкның даны мәңгелек” дигән альбом ясалды.

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда күңелле мәшәкатьләр – каз өмәләре башлана. Казларны йолкып, эшләре беткәч, кич белән җыелышып, авыл апалары каурый сызыралар. Шул сызырылган канатлардан май канатлары ясыйлар.​ 8 декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе кысаларында камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырылды. Каз канатын оста итеп бәйләүче Алсу Губайдуллина барлык катнашучыларга май канаты ясауның серләре белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International