Бу көнне 1993 елда бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. Әлеге мөһим көн уңаеннан, 10 декабрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Россияне кем яхшырак белә?» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Яшүсмерләр конституциянең барлыкка килү тарихы, структурасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары, илебез символларының барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Чара азагында интеллектуаль викторинада катнашып белемнәрен ныгыттылар.
13 декабрь көне “Батыр” спортзалында кызларның җыелма командалары арасында волейбол буенча район турниры булып узды.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан район китапханәләрендә Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын искә алдылар. Шулай Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Геройлар тумый, геройлар була!” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде, Максабаш авылы китапханәсендә тематик күргәзмә эшләнде, Сауш авыл китапханәсендә батырлык дәресе, Максабаш һәм Иске Карабаян авылларында тарих сәгатьләре узды. Яшь буынга илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырылган чараларда мәктәп укучылары катнашты. Алар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, Ватан Геройлары, аларның үлемсез батырлыклары турында белде.
2022 елның 10 декабрендә Байлар Сабасында көрәш буенча 2005-2006, 2007-2008, 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Наил Хамидуллин истәлегенә ачык турнир булып үтте. Барлыгы 15 районнан 126 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
Презентация барышында балаларны Конституциябезнең барлыкка килү тарихы, шулай ук Россия дәүләтенең төп символлары — флаг, герб һәм гимнның килеп чыгышы белән таныштырдылар. Укучылар Россия флагы төсләренең мәгънәсе, ни өчен Россия гербында сурәтләнгән бөркетнең ике башы һәм өч таҗы барлыгы, конституциядә язылган һәркемнең хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Балалар «Знаешь ли ты государственные праздники?» дип исемләнгән викторинада катнаштылар.
Китапханәче мультимедиа презентациясе ярдәмендә балаларга Изге Георгий Победоносец ордены һәм башка бүләк билгеләре, орденнары турында сөйләде. Патриотик сәгатьтә катнашучылар югары исемнәргә һәм бүләкләргә лаек булган сугышчыларның: А.Суворов, М. Кутузов, Ф. Ушаковның үлемсез батырлыклары, якташыбыз Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К., Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Россия армиясе сугышчылары турында белделәр. Чара барышында балалар Ватаныбыз Геройлары хөрмәтенә шигырьләр укыдылар.
Үзәк урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы-2023" һәм "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы булып узды. Конкурста барлыгы 12 педагог көч сынашты. Жюри тарафыннан иң-иңнәре ачыкланды:
Шул уңайдан һәр сыйныфта класстан тыш шөгыльләр үтте. Конституциянең кешеләр тормышындагы роле турында видео карап, укучылар әңгәмә үткәрделәр.Интерактив уеннар аша белемнәрен тулыландырдылар.9-11 класс укучылары “Конституция диктанты” яздылар.
Әлеге бәйрәмнең төп геройлары- балалардан тыш, район мәгариф бүлегеннән тэрбия эшлэре буенча директор урынбасары Вахитова М.Г.,психолог Фатыхова Л.М. , район балалар иҗат үзәгеннән Ибрагимова Э.З,Гараева Р.Р., укытучылар катнашты. Җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барган чара балаларның күңелен күтәреп, сөенечле мизгелләр бүләк итте. Бәйрәм чарасында район күләмендә саләмәтлекләре чикле балалар арасында узган конкурста җиңүчеләрне дә тәбрикләү тантанасы булды. Аларга грамоталар, призлар тапшырылды.
Төрле конкурсларда катнашып, шарлар, сабын күбекләре белән уйнап узган бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
9 декабрь көнне Балык Бистәсендә 2006 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк егетләр арасында көрәш буенча ачык турнир булып узды. Тренер Шәмсетдинов Р.М. җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә чыгыш ясап кайтты.
Шәткедән Саттаров Әмир 1 урын яулады.