ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

  14 декабрь көнне Иске Җөри балалар бакчасы балалары өчен Иске Җөри модель китапханәсендә китапханәчеләр «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез — вакытны файдалы итеп үткәрәбез» дигән уен программасы үткәрделәр. Чара балаларны кыш, ял һәм күңел ачу атмосферасына җәлеп итте, балаларга китаплар  укыдылар, өстәл һәм интерактив уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Бу эштә, һичшиксез, яхшы дуслар – китаплар һәм, әлбәттә, өстәл уеннары ярдәмгә килде. Ә яшь укучыларга танылган язучыларның шигырьләре, әкиятләре һәм хикәяләре тәкъдим ителде. «Әкият, мин сине беләм» дигән викторина сорауларына дустанә һәм күңелле җавап бирделәр. Китапханәчеләр балаларны «Әкият дөньясында» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара күңелле һәм кызыклы узды, ә иң мөһиме балалар өчен файдалы булды.

Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче өченче номерлы балалар бакчасы  базасында үтте һәм анда 5 педагог  көч сынашты.  Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.Бәйгедә катнашучыларны балаларга булган сөю берләштергән.  Нәтиҗәдә безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. кызы- 2 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне,бәйгедә катнашучыларны котлыйбыз- алга таба иҗади һәм һөнәри уңышлар телибез!

Конституция — это основной закон. В нем определены основы общественного, экономического устройства государства, права и обязанности граждан. В связи с этим 13 декабря в Саушской сельской библиотеке прошел прававой час на тему "Как важно знать свои права!", участникам которой было рассказано об истории происхождения праздника и предоставлена информация о наших правах и обязанностях, закрепленной в основном законе Российской Федерации – Конституции.

1993 елның 12 декабрендә халык тарафыннан кабул ителеп, шул елның 25 декабреннән гамәлгә керде. Конституция – дәүләтнең төп кануны – Россиядәге барлык хокукый системаның үзәге булып тора һәм барлык законнарның мәгънәсен, эчтәлеген ача. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белү тиешле закон ул. Әлеге мөһим көн уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә “Конституция һәм мин ”дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар. 

Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Һөнәр — ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту, төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт тәрбисе бирү максатыннан  13 декабрь көнне  Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә  мәдәният хезмәткәрләре “Һөнәрләр серпантины”  дип исемләнгән диспут үткәрделәр.

Күргәзмәләр тәкъдим ителгән басмаларга игътибарны җәлеп итеп кенә калмый, ул укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштырырга, аларда кызыксыну уятып китап алып укырга өндәргә тиеш. Казаклавр авылы китапханәсендә балалар өчен һәрвакыт китап күргәзмәләре оештырыла. Күргәзмәләргә күзәтүләр үткәрелә. Балалар үзләренең күңелләренә ошаган китапларны сайлап алып, яратып укыйлар. 13 декабрь көнне “Китап күңел байлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Чараның максаты: укучыларның А .С. Пушкин әкиятләре буенча белемнәрен тикшерү. Уен командаларга бүленеп ярышлардан торды. Укучылар барлык биремнәрне үтәп әдәби турларны уздылар.  Чара ахырында җиңүчеләр билгеләнде һәм барлык катнашучыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды.

 

Балага  китапка, аны укырга мәхәббәт хисләре тәрбияләү иң элек гаиләдә башлана. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны сайларга, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәчеләр ярдәм килә. Китапханәгә килгән балалар һәм аларның әти-әниләре яңа популяр китаплар белән танышты. 

10 декабрьдә, Ватан көне геройлары уңаеннан, Шармыш авыл китапханәсендә "У войны не женское лицо” хәтер кичәсе узды. Ул кырыгынчы елларда туфлиларны солдат итекләренә, күлмәкләрне шинельгә алмаштырган хатын-кызларга багышлана.

13 нче декабрь көнне Үзәк балалар бакчасына “Ашит”дәүләт табигать тыюлыгыннан белгечләр Рәшит Әхмәтҗанов, Гөлнара  Аюдрахманова, Татарстан республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк идарәсе белгече Алия Шаймуллина кунакка килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International