Иске Карабан авылы китапханәчесе мастер-класс үткәрде, анда балалар өчен уен программасы, конкурслар һәм викториналар оештырылды. Китапханәче балалар белән бергә яңа ел тематикасы белән бәйле әкиятләр сөйләде. Кыш - елның матур, тылсымлы вакыты, иң искиткеч бәйрәмнәр: Яңа ел, Раштуа. Һәр кешенең балачак хатирәләре елның бу вакыты белән һичшиксез бәйле: кар уеннары, таудан шуу, Кыш Бабай бүләкләре. Шагыйрьләр кыш турында бик күп матур шигырьләр язганнар, ә композиторлар аларга музыка язганнар, рәссамнар картиналар ясаганнар.
Алан авыл китапханәсендә наркотикларга каршы программа кысаларында, «Наркомания - ак үлем» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Тормышта сәламәтлеккә зыян китерә торган бик күп күренешләр бар, ләкин аларның иң куркынычы - наркомания. Күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул, зарарлы гадәтләр нинди була, тәмәке тарту, алкоголь, наркотиклар үсә барган организмга нинди зыян китерә, тискәре гадәтләргә каршы ничек көрәшергә, - дигән сорауларга җавап табарга була.
Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Мәдәни мирас һәм халык сәнгате елына багышлап Теләче урта мәктәбе укучылары белән “Әбиемнең серле сандыгы” исемле фольклор кичә оештырды. Әлеге кичәнең максаты: татар халкының бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу, аны киләчәк буыннарга тапшыру иде. Чара барышында әби–бабаларыбызның сандыкта сакланган хәзинәләре барланды, милли уеннар уйналды, табышмакларга җаваплар табылды.
Аның иҗаты ХХ гасырның икенче яртысында татар шигъриятендә лаеклы урын алып тора. Язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә «Дисбе сәдәпләре төсле барлап, кешеләргә гомер теләрмен» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Әхсән Баянның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм иң танылган шигырьләр җыентыклары урын алды.
Укучылар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләнде, аларга җавап итеп балалар үзләренең белемнәрен берничә мәгариф өлкәсе буенча күрсәтә алдылар: Ттанып белү үсеше», «Сөйләм үсеше», «Социаль-коммуникатив үсеш», «Физик үсеш». Уен вакытында катнашучылар командада эшләү, дөрес җавап сайлаганда иптәшләренең фикерләрен тыңлау, җавапларын нигезләү һәм үз фикерләрен раслау осталыкларын күрсәттеләр. Чара дустанә һәм уңай атмосферада узды. Барлык катнашучылар да үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр, ләкин, теләсә кайсы уендагы кебек, җиңүчеләр һәм җиңүчеләр бар иде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
20 нче декабрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы узды.
16 декабрьдә Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенең «Мәктәп укучысы күзлегеннән Конкуренция» дигән еллык иҗади эшләр конкурсында җиңгән Балалар иҗат үзәгенә йөрүче укучылар Жангалиева Аделия –3 урын өчен (өстәмә белем бирү педагогы Нәбиуллина Р.Р. җитәкчелегендә) һәм Галимҗанов Алсу 2 урын өчен (ПДО Галимҗанова Ф. Г. җитәкчелегендә) Казанга бүләкләү тантанасына бардылар
2022 елның 21 декабрендә 15.00 сәгатьтә Zoom видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы омбудсмены каршындагы инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак.
Гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны
2022 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарның хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базысында үтте һәм анда 5 педагог көч сынашты. Һөнәри яктан үсү, аралашу, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү белән отышлы әлеге бәйгеләр. Юкка гына яткан таш— мүкләнә, йөргән таш шомара, димәгәннәр. Мондый бәйгеләргә әзерләнгәндә кеше эзләнә, камилләшә.