ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2022 ел
якшәмбе

Бу ярышта өстәмә белем бирү педагогы Белоусова Виктория Евгеньевна җитәкчелегендә мәктәпкәчә яшьтәге 26 бала катнашты.

Калфак — татар халык киемнәренең аерылгысыз өлеше, татар хатын-кызларының матурлыгы һәм күңел чисталыгы символы. Мастер-класста катнашучылар төймә формасында булган калфак тегәргә өйрәнделәр. Китапханәче калфакка әзерләнгән тукыманы сызып кисү һәм тегү серләре белән уртаклашты, әби-бабаларының чигү һәм бизәү ысуллары турында сөйләде. Катнашучылар орнаментларны  өйрәнделәр, тукымага  аппликация ябыштыру техникасын үзләштерделәр, сәйлән белән чигәргә өйрәнделәр. Китапханәдә чара өчен тематик  күргәзмә дә оештырылган иде.

 «Кладовая Деда Мороза»  дип исемләнгән яңа ел күргәзмәсе бәйрәмгә әзерлек эшләрен  ачты. Шармыш авыл китапханәсендә өйне, Яңа ел өстәлен бизәү, матур бәйрәм киемен сайлау серләре турында файдалы мәгълүмат биргән китап күргәзмәсе   үз укучыларын көтә. Бу күргәзмәдә Яңа ел һәм Раштуа турында да  искиткеч, гаҗәеп хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр, кыш турында табышмаклар тәкъдим ителә. “Почемучки” клубына йөрүчеләр дә күргәзмәне матурлап бизәүдә  үз өлешләрен керттеләр, алар 2023 ел символын төшереп рәсемнәр ясадылар.

16 декабрь көнне  Баландыш төп мәктәбендә район күләмендә  8 нче сыйныфта  физика һәм информатика фәннәре буенча интегральләштерелгән дәрес үткәрелде.  Ачык дәресне физика укытучысы Шакирова Ә.З.  үткәрде.

15 нче декабрь көнне  безнең Баландыш төп  мәктәбендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?»  интеллектуаль уены үтте. Укучылар өчен кызыклы биремнәр һәм сораулар әзерләнде, аларга җавап итеп балалар үзләренең белемнәрен берничә  өлкә буенча күрсәтә алдылар: “Танып белү үсеше», «Сөйләм үсеше», «Социаль-коммуникатив үсеш», «Физик үсеш».

Олы Мишә урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары  Баландыш төп мәктәбендә үткәрелгән “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”  интеллектуаль уенында катнашып, 12 команда арасында 1 балл аерма белән 2 нче  урынга лаек булдылар. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” - бу гади уен түгел, бу - һәрбер укучыны яңа яктан ача ала торган интеллектуаль уен.  Укучыларга алга таба уңышлар телибез.

Кисеп ябыштыру шөгыле  балаларның иң яраткан шөгыльләренең  берсе булып тора. Аларның төсле матур кәгазьләргә карап күңелләре күтәрелә, шулай ук кисеп ябыштыру техникасы балаларның кызыксынучанлыкларын арттыра. Кисеп ябыштыру шөгыле балаларның  сөйләм үсеше белән дә бәйләнгән. Балаларның сүзлек запаслары арта.Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге төркемдә тәрбияләнүче балалар да кисеп ябыштыру шөгылен үз итәләр Бүгенге шөгыльдә без балалар белән салфеткалардан кыш бабай ясадык. Балаларга бик ошады.

Ул 1927 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасының Югары Кибәхуҗа авылында туган.

Чарада балалар яраткан китап битләре буйлап гаҗәеп сәяхәткә чыктылар, төрле сынауларда катнаштылар: «Яраткан әдәби геройлар парады», әдәби викторина, «Көйне Фаразла», «Тере әкият», «Тылсымлы предметлар картотекасы», «Әдәби ассорти». Чара ахырында «Минем яраткан әкиятләрем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Аны җирнең теләсә кайсы почмагында эчәләр. Чәй - бик файдалы эчемлек, ул сусауны баса, арыганлыкны бетерә, шатлык өсти, кәефне күтәрә, шифалы үзлекләргә ия.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International