М. Хәсәновның мул иҗат мирасы тематик колачы һәм заманы өчен актуаль яңгырашы белән узган гасырның илленче-сиксәненче елларындагы татар әдәби процессының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. «Язгы аҗаган”, «Саф җилләр», «Юллар, юллар», «Кама таңнары», «Инженерлар» романнары китап укучыларыбыз тарафыннан яратып укыла. Шуларны истә тотып, Теләче җирлекара китапханәсе социаль челтәр битендә язучының әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп уку акциясен игълан итте. 21 декабрь көнне әдипне искә алу кичәсендә китапханәнең уку залында укучыларыбыздан килгән әлеге видеоязмалар белән таныштыру булып узды. Иң сәнгатьле итеп укучылар әдәбият сөючеләр алдында чыгыш ясады.
Әлеге акция гыйнвар аенда да дәвам итә, катнашырга ашыгыгыз!
17 нче декабрь кичендә Баландыш авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ядкарь” театр коллективы үзенең яраткан тамашачыларын драматург Туфан Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” спектакле белән сөендерде. Бу спектакльдә Баландыш авыл китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова төп рольләрнең берсен башкарды. Спектакль тамашачыларга, жюри әгъзаларына Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мирасны саклау елына багышлап үткәрелгән театраль бәйге кысаларында тәкъдим ителде.
20нче гыйнвар көнне, 6 нчы сыйныфның ата-аналар комитеты командасы Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары белән бергә «Дус сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Бу конкурс мәктәпнең һәм гаиләнең иң яхшы тәрбия тандемын ачыкларга ярдәм итә. Кызыклы иҗади уйланулар, уеннар, җырлар, театральләштерелгән тамашалар - ул дуслашыр өчен, төрле авырлыкларны җиңә алырлык бердәм команда булу өчен тагын бер сәбәп.
20 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» дип исемләнгән республикакүләм конкурсының муниципаль этабы булып узды. Бу конкурс мәктәпнең һәм гаиләнең иң яхшы тәрбия тандемын ачыкларга ярдәм итә.
Бәйрәмне яхшырак үтсен өчен, моңа әзерләнергә һәм тиешле мохит тудырырга кирәк. Гадәттәгечә, өйләр, урамнар төсле ялтыравык һәм матур утлар белән бизәлә. Яңа елга әзерлек эшләре кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Чудо-штучки» исемле остаханә ачылды. Монда Яңа ел бизәкләрен ясау буенча мастер-класслар узачак. 18 декабрьдә китапханәче гадәти булмаган бүләкләр һәм үз куллары белән оригиналь әйберләр ясарга яратучыларны “Игрушки, снежинки, хлопушки и прочие безделушки» мастер-классына чакырды. Балалар үз куллары белән открыткалар һәм кар бабайлар ясадылар, кыш, яңа ел турында әкиятләрне искә алдылар. . Очрашу ахырында «Кладовая Деда Мороза» күргәзмәсе белән таныштылар һәм ошаган китапларны укырга яздырып алдылар.
Бүген 7 нче сыйныфның ата-аналар комитеты командасы Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән бергә «Дус сыйныф серләре»республика конкурсының муниципаль этабында катнаштылар.Бу конкурс мәктәпнең һәм гаиләнең иң яхшы тәрбия тандемын ачыкларга ярдәм итә. Кызыклы иҗади уйланулар, уеннар, җырлар, театральләштерелгән тамашалар - ул дуслашыр өчен, төрле авырлыкларны җиңә алырлык бердәм команда булу өчен тагын бер сәбәп. Безнең команда ел саен лаеклы чыгыш ясый һәм призлы урыннар яулый. Быел да ата-аналар, укучылар һәм педагоглар командасы 2нче урын алды. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары балалары арасында 15 сентябрдән 15 декабьренә кадәр экологик теманы яктырткан “Сәнгать аша- яшеллек иленә” исемле сәхнә иҗаты әсәрләре буенча икенче республикакүләм бәйге узды. Әлеге бәйгедә “Урман хикәясе” спектакле белән безнең Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Барлык рольләрне дә зурлар төркеменә йөрүче балалар башкарды.
Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Шәтке мәдәният хезмәткәрләре 17 декабрьдә яшүсмерләр белән "Без террорга каршы" дигән әңгәмә үткәрделәр. Бу әңгәмә җитди әйберләр турында сөйләшә алган яшүсмерләр һәм яшьләр өчен оештырыла. Теманың актуальлеге россиялеләр аңында булган терроризм турындагы күзаллау белән бәйле.
Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы, халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булса да, ул күңелле чәй табыны белән тәмамлана. Соңгы елларда чәй бәйрәмнәре үткәрелү дә матур гадәтләрне, чәй эчү йолаларын саклап калырга ярдәм итә.
Мәхмүт Хәсәнов - күренекле прозаик, драматург, актер, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. “Урман шаулый» һәм "Кыюларга юл" әсәрләре аны Татарстанның танылган һәм популяр язучылары рәтенә куйды.