23 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен «Балаларның якын дусты – Эдуард Успенский» дигән әдәби сәгать уздырылды. Балалар язучының тормыш юлы, балачагы, шулай ук балалар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләре белән таныштылар. Укучылар Э. Успенский китапларыннан танылган персонажларны бик теләп искә төшерделәр, аның кызыклы шигырьләрен укып, үзләренә яхшы кәеф бүләк иттеләр. Шулай ук зур кызыксыну белән мультипликацион фильм карадылар. Мондый чаралар үткәрү баланы китап укуга җәлеп итә һәм аның рухи дөньясын баетырга ярдәм итә.
«Яңа китаплар» күргәзмәсендә фантастик, детектив жанрдагы һәм лирик әдәби китаплар тәкъдим ителде. Теләге булган һәркем яңа әдәбият белән таныша һәм яраткан китапларын өйгә яздыра алды.
Баландыш авыл китапханәсендә китап укучылар белән “Син законны беләсеңме?” дип исемләнгән хокук сәгате үткәрелде. Укучылар викторина сорауларына җавап биреп, әдәби геройларның гамәлләре мисалында үз хокуклары һәм бурычлары турында белемнәрен ныгыта алдылар.
2022 нче елның 21 нче декабрендә «Батыр» спорт комплексында 2015-2014, 2013-2012, 2011-2010, 2008-2009 нчы елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды.
Интернет ятьмәсе бөтен дөньяны чолгап алды. Кемнәрдер моны безнең гасырның төп проблемасы дип атый, икенчеләр, киресенчә, аралашу, хәбәрдар булу өчен менә дигән мәйдан булуын билгели. 21 декабрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Социаль челтәрләрдә кеше” исемле тема буенча сөйләшү үткәрелде, презентация күрсәтелде. Социаль челтәрләрдә төрле буын һәм төрле караштагы кешеләр дуслаша, элемтәләр булдыра. Бер яктан караганда, интернеттан күп яңалыкларны белергә мөмкин. Дуслар, танышларның тормышын күреп торасын, гомумән, бөтен сорауларга шуннан җавап табасың, ләкин икенче яктан ул минем күп вакытымны ала диючеләр дә бар.
Хәсәнов Мәхмүт Максудович (1927-1990) – күренекле прозаик, драматург, актер, публицист. Ул вакыт сулышын тоеп һәм аны үз әсәрләрендә сәнгатьчә чагылдыра алды. Кеше - табигать мөнәсәбәтләре аның иҗатында аерым урын алып тора. Ул зур саллы әсәрләр, пьесалар, повестьлар һәм хикәяләр яза. 21 декабрьдә Кукчә авылы китапханәсендә “Бәхет чәчәге туган ягында» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде, шулай ук язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен дә кызыклы китап күргәзмәсе оештырылды.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау, аларның каһарман үткәне өчен ихтирамлы мөнәсәбәт һәм горурлык тәрбияләү максатында Айдар авылы китапханәсендә хатын-кыз тыл ветераннарына багышлап “Сүзебез тыл батырлыгы турында” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Әлеге чара ”Сугыш хатын-кыз йөзе түгел” проекты кысаларында уздырылды. Хәрби хезмәт - хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә тылда күтәргән батыр йөрәкле авылдаш тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына безнең рәхмәтебез чиксез.
Һәркем аны матуррак, истә калырлык итеп каршыларга тырыша. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бүгеннән яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнә башлады. Кардан төрле-төрле сыннар ясау күптәннән килгән традиция булып тора. Мәдәният йорты каршына ел саен кыш бабай, кар кызы һәм башка төрле сыннар, чыршылар ясалып куела. Матур күренеш – могҗизалы әкият иленә эләккәндәй буласың. Димәк, тиздән, бик тиздән Яңа ел җитә! Санаулы көннәр, санаулы сәгатьләр калып бара.
2022 елның 21 декабрендә " Батыр» спорткомплексында 2014-2015 елгы, 2012-2013 елгы, 2010-2011 елгы, 2008-2009 елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге булып узды.
Ярышны ябу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек буенча урынбасары Гайнетдинов Булат Газинур улы катнашты. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
20 декабрьдә 10 нчы сыйныф укучысы Гыйләҗева Таңчулпан, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хуҗина Г. Ш. җитәкчелегендә, Казан шәһәренең 11 нче күп профильле лицее базасында «Аксаков укулары»Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.Әлеге конференция укучыларның интеллектуаль һәм сәнгать иҗатын үстерүгә, укучыларны һәм педагогик хезмәткәрләрне тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итүгә ярдәм итә. Танчулпан берничә тапкыр фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашты, югары нәтиҗәләр күрсәтте. "Аксаково укулары» нда ул 3 урын яулады. Аны һәм җитәкчене чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!