Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Халкымның күңел бизәкләре" дип исемләнгән яшьләр белән кич утыру оештырды. Әлеге кичә халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны яшьләргә җиткерү, җыр-биюләр һәм уеннар аша татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан оештырылды.
1 декабрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә район китапханәсеннән кайткан яңа китапларны исәпкә алып, алар буенча “Яңа китап - иң якын дус” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Яңа китаплар белән танышу өчен китапханәгә кече яштәге укучылар килде һәм алар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар әсәрләрдән өзекләр укыды һәм охшаган китапларны өйләрендә уку өчен яздырып алды. Шулай ук китаплар китапханәгә килә алмаучыларның өйләренә илтеп бирелде.
Кеше 18 яше тулганчы бала булып санала. Балалар яшәргә, яратуга, медицина ярдәменә, уенга, шәхси тормышка һәм башка бик күп әйберләргә хокуклы. 5 декабрь көнне без Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “Мин һәм минем хокукларым” дип исемләнгән конкурс уздырдык. Әлеге конкурста балалар әти-әниләре белән рәсем ясауда бик теләп катнашты. Аларның һәркайсының рәсеме бик матур һәм үзенчәлекле иде.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган атналык кысаларында Теләче 2нче балалар бакчасында "Мин һәм минем хокукларым" дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә төп максаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үз хокуклары белән таныштыру.
6 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтару, аларны киләчәк буынга тапшыру максатыннан “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсе кысаларында “Каурый өмәсе” үткәрде. Бәйрәм халкыбызның милли уеннары, җырлары белән бергә үрелеп барды. Чара ахырында балалар киләсе елга каз бәбкәләренең күбрәк чыгуын теләп сызырылган каурыйларны су буена сиптеләр.
Олы Мишә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кәримов Р. (җитәкчеләре Бәширова Н.И., Габдрахманова Г. Г., Гарипова Г. Г.) «Бел һәм юл куйма» коррупциягә каршы юнәлештә республика иҗади эшләр конкурсында гран-прига лаек булды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Аны бу уңышы белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез.
Кызганычка каршы, тормышта шулай килеп чыга ки, җәмгыятьнең сәламәт әгъзалары белән беррәттән, һәр илдә балачактан яки авыру һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид булган кешеләре да бар. Шундыйларга ярдәм кулы сузу - җәмгыятебезнең беренче бурычларының берсе булып тора.
Инвалидлар декадасы кысаларында Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары Чернова Наталья Федоровна янында булдылар. Китапханәче аны яңа кайткан китаплар, килгән газета-журналлар белән таныштырды.
7 декабрь көнне Теләче районы Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш буенча класс сәгатьләре узды. Әлеге чараларның максаты:
- Укучыларда коррупциянең нәрсә булуы, коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштыру, аңа каршы көрәш буенча хөкүмәт тарафыннан нинди чаралар күрелүе турында күзаллаулар формалаштырырга. Яшьләр коррупциягә каршы көрәштә ничек ярдәм итә ала.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны хәтерләү һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. Әлеге датаны искә алу уңаеннан 6 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез” исемле хәтер сәгате үткәрделәр.
2 декабрьдә Үзәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «Яшәү өчен белергә" дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучы яшүсмерләр әлеге авыруны профилактикалау турында видеоролик караганнан соң шул мәсьәлә буенча үз фикерләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге авыруның куркынычы һәм саклык чаралары турында сөйләде.