ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бу көнне Үзәк авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итеп кенә калмыйча, аларның көчле рухлы булулары, максатчанлыгы, уңышка ирешә белүләре турында да сөйләүче чаралар уздырдылар. “Радуга» берләшмәсе әгъзалары мондый кешеләрнең көн саен кечкенә генә әйбергә дә сөенүләренә һәм тормышны яратырга көч тапканнарына инандылар. Укучылар алдан әзерләнгән стендтагы мәгълүмат белән таныштылар. Шул ук көнне мәдәният хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле булган авылдашларның өйләренә барып кайттылар. Аларның хәлләрен белешеп, кечкенә күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Иске Җөри модель китапханәсе хезмәткәрләре инвалид Шәкүрова Миләүшә белән "Изгелек беркайчан да тузмый торган хәзинә, бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" исеме астында очрашу үткәрделәр. Китапханәчеләр Миләүшәне  матур китаплар белән сөендереп күчтәнәчләр бүләк иттеләр.

6 декабрь көнне Иске Җөри модель китапханәсендә Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Вас в добрую сказку зовем», дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Укучыларга «Әкияттә кунакта» презентациясе тәкъдим ителде, аның барышында алар укыган әкиятләр турында белемнәрен ныгыттылар, әкият геройларының исемнәрен шифрлаучы ребусларны чиштеләр. «Әкият калейдоскопы» уенында катнашучылар иллюстрацияләр буенча әкиятләрне әйттеләр.

Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының үлемсез батырлыкларын истщ тоту, мәңгеләштерү. Бу көнне Сауш авылы китапханәсендә “Исемең – билгесез, батырлыгың – үлемсез” дип исемләнгән батырлык дәресе  үткәрелде. Дәреснең максаты: яшь буынны Билгесез солдат көне тарихы белән таныштыру; аларда патриотик хисләр, туган якка мәхәббәт, туган илебез тарихына хөрмәт тәрбияләү.

    4 декабрь көнне Сауш авыл китапханәсендә «Коррупциягә каршы бергә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе  эшли башлады Коррупциягә каршы көрәш һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. 
Укучыларга танышу өчен федераль, республика һәм җирле вакытлы матбугат чараларыннан коррупция темасы буенча мәкаләләр тәкъдим ителде. Китап укучылар коррупциягә каршы көрәш чаралары, закон бозган кешеләргә нинди җәза янавы турында мәгълүмат алдылар.

2 декабрьдә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре «2022 ел - Россия халыкларының мәдәни мирас елы» күргәзмә – экспозициясе янында «Традиция һәм һөнәрчелек» дип исемләнгән дәрес үткәрделәр. Шәтке мәдәният йортында «Традиция һәм һөнәрчелек» дәресендә авылда яшәүчеләрнең  кул эшләре турында сүз барды. Агачтан үрү (чабата, кәрзин), күн эшләнмәләре (җигүле ат һәм бизәнү әйберләре өчен), чүлмәк ясау (көнкүреш ихтыяҗлары өчен), чигү, татар милли ризыклары хакында сөйләнде.

Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә чираттагы искә төшерү, Һәрбер кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның  проблемаларының берсе - аралашу җитмәү. Шуларны истә тотып, 2 декабрь көнне Иске Карабаян авылы китапханәчесе инвалидлар Андрианова Алена һәм Киселев Николайларның өйләренә барып кайтты, аларга бүләкләр тапшырды. Алар бер-берсенең хәлләрен белештеләр, яңалыклар белән уртаклаштылар, төрле темаларга аралашып күңелләренә рәхәтлек алдылар. Мондый очрашулар, күңелле аралашулар даими рәвештә узар дип ышанасы килә.

Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан” исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә  аяныч язмышка дучар булган талантлы  язучылар: Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова иҗатларына багышланган китаплар урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр. 

Халкыбызның рухи мирасын саклау, милли бизәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне чигү тарихы белән таныштыру максатыннан, сөлге чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «Китап. Шәфкать. Игелек» дип исемләнгән акция үтте. Китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның өйләренә барып, хәлләрен белеште һәм китап-журналлар илтте. Китапханәче үз укучыларына китаплар һәм журналлар китереп кенә калмый, авылда һәм районда булачак мәдәни һәм иҗтимагый тормыш вакыйгалары турында да хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International