Без бу сүзне еш ишетәбез. Дөньяда якынча 7 миллиард кеше яши һәм алар барысы да бер – берсеннән аермалы, башкалар кебек түгел. Шулай итеп, күп төрле кешеләр булган дөньяда ничек яшәргә? Ничек мөнәсәбәтләр төзергә? Күп фәннәр арасында кеше өчен мөһим булган бер фән бар. Бу аралашу фәне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы фән. Кукчә авыл китапханәсендә Толерантлык көненә «Толерантлык – дуслыкка юл» дип исемләнгән танып-белү сәгатендә шул хакта сөйләштеләр.
3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча ел саен Инвалидлар декадасы уза. Ул җәмәгатьчелек игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук инвалидлар турында тулы булмаган һәм хәзерге җәмгыятьтә тормышка сәләтсез кешеләр буларак килеп туган фикерне үзгәртү максатыннан үткәрелә. Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Мөстәкыйль балалар» отряды активистлары нәкъ менә шушы максаттан Шәкүров Илдан һәм Мөхәммәтҗанов Фәрхәткә кунакка барып бүләкләр тапшырдылар, алар белән аралаштылар.
Алан урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дәүләтшина Дилә “Коррупцияга юк дибез” дип аталган республика иҗади эшләр конкурсының район этабында “Закон сагында” номинациясендә 5-11 сыйныфлар арасында 2 урынга лаек булды. Афәрин, Дилә! Алга таба да сиңа уңышлар телибез!
3 декабрь - Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре баларга “Билгесез солдат истәлегенә” дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Яу кырында башларын салып билгесез калган сугышчыларны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Шул унайдан 4 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Язмышларга буйсынмас җаннар» исеме астында китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның, блогер Рөстәм Нәбиевның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырга мөмкин.
Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп.
Билгесез солдат көне – ул Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу һәм хөрмәтләү генә түгел, ул сугышларда яки хәрби конфликтларда һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны барысын да берләштерү көне дә. Ул Ватанны саклаган һәм фронтларда һәлак булган һәр солдатны искә алу һәм мәрхәмәтлелек күрсәтү көне дә. 3 декабрьдә Айдар авылы китапханәсе «Үткәнеңне бел, хәзерге белән яшә, киләчәк турында уйла!» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Укучылар бәйрәмнең тарихы, хәрби батырлыгы, исемнәре билгесез калган Россия һәм совет солдатларының батырлыклары белән таныштылар. Һәлак булган сугышчыларны искә алу билгесе итеп шигъри юллар яңгырады. Чара барышында балалар геройларга һәйкәлләр һәм Бөек Ватан сугышында солдат һәм офицерларның батырлыгына багышланган мемориаллар турында белделәр.
3 декабрьдә Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты буенча «Туган ягым - яшел бишегем» дип исемләнгән туган якны өйрәнү квесты узды. Туган як тарихын, биредә яшәүче кешеләр турында белү –кызык, дөрес, кирәк һәм мөһим эш. Әлеге чарада биш станция аша кече ватаныбыз, төбәгебез тарихы буйлап сәяхәт кылынды.
5 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Закон буенча яшә – намус белән эш ит» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде һәм коррупциягә каршы юнәлештәге видеоролик күрсәтелде. Балалар инде кечкенәдән үк җәмгыятьтәге кимчелекләр турында күзаллыйлар, өлкәннәрнең начар гамәлләрен хупламыйлар, илебездә коррупция булырга тиеш түгел дип саныйлар. Әлеге әңгәмә ришвәт алу проблемасын хәл итүгә этәргеч ясар дип ышанабыз.
Бу көн 2004 елдан башлап ел саен билгеләп үтелә. Халыкара көннең максаты-коррупция проблемасын аңлауны һәм коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен тирәнәйтү. 5 декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә “Стоп, коррупция!" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Анда укучыга коррупция турында вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат, буклетлар, ришвәтчелек проблемасы чагылдырылган әдәбият тәкъдим ителә. Күргәзмәдәге А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Гроза», «Пучина”, Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.