ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2022 ел
җомга

Акыллы тәрбия бирүдә һәм интеллектны үстерүдә, математика зур роль уйный. Анда балаларның фикерләвен үстерү өчен зур мөмкинлекләр булдырылган. Традицион үсеп килүче уеннар һәм заманча технологияләр балаларга математиканы яратырга ярдәм итә. Менә бүген дә безнең Шәдке балалар бакчасы балалары бик теләп математик фигуралары белән төрле картиналар ясап уйнадылар.

2007 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата кысаларында, 2022 елның 9 декабрендә Казан Ратушасында тантаналы чара узды. Чарада Социалистик Хезмәт Герое-Кәримова Гөлбикә Гали кызы катнашты.

Ул ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора.

Бу ярышларда өстәмә белем бирү педагогы Р. Р. Галимҗанов җитәкчелегендә «Адаптивная ОФП» берләшмәсе укучылары катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча Гәрәев Рүзәл 2 нче урынны алды, Якупов Айрат 3 нче урынны һәм Кутузов Тимур 3 нче урынны алды.

2022 елның 6 декабрь көнендә Сауш авылында яшәүче Хамитова Әминә Галиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрикләде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Аның иҗаты ХХ гасырның икенче яртысында татар шигъриятендә лаеклы урын алып тора. Язучының тууына 95 ел тулу уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе "Йолдыз җит һәркемгә" исемле китап күргәзмәсе оештырды, анда Әхсән Баянның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның сәнгать әсәрләре һәм иң танылган шигырьләр җыентыклары урын алды.


8
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

8 декабрь көнне, Үзәк авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримованы Ватан Геройлары көне белән Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов,Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Фәнис Закиров, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова тәбрикләделәр.

8 декабрь көнне Максабаш авылында яшәүче «Шәхси батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгән Альмира Галееваны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы Фәрит Махмутов, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Геройлар көне белән тәбрикләделәр.

1-10 декабрь көннәрендә республикада, шул исәптән безнең Теләче районында да Инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Инвалидларның борынгы заманнарда исән калу мөмкинлеге бик аз булган. Бүген вәзгыять үзгәрде: алар яши һәм законлы хокукларга ия. Үзләрен кайгыртырга мөмкинлеге булмаган кешеләр әлбәттэ башкалар тарафыннан ярдәмгә, кайгыртуга, мәхәббәткә мохтаҗ. Бу көн җәмгыятькә тормышы чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында чираттагы искәртү булып тора.

Әхсән Баян әдәбият сөючеләргә иң әүвәл шигьри әсәрләре белән танылган язучы. Ул проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли. Нигездә олылар язучысы булып танылса да, Әхсән Баян яшь буын укучыларны да даими күз уңында тоткан.

8 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак“ хатын-кызлар клубына йөрүче китап укучылар белән «Шагыйрь һәм прозаик» дигән исем астында шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә куелып, әдәби кичә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International