ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Баландыш төп  мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларын «Эзтабарлар» сафына кабул итү тантанасы булды. Сәяхәт рәвешендә узган бу бәйрәмдә укучыларның белемнәре тикшерелде. Укучылар эзтабарларның символикасы, законнары һәм традицияләре белән таныштылар һәм тантаналы ант бирделәр. Эзтабарларга галстуклар бәйләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Илдә барган вакыйгалардан Югары Кибәхуҗа авылы халкы да битараф калмады. “Хәрбигә ярдәм янәшә ” акциясе кысаларында Югары Кибәхуҗа  авылы мәдәният хезмәткәрләре «Ядкәрь» берләшмәсе хатын –кызлары белән берлектә хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырдылар. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә күп булды, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяклары туңмавын, илләр тынычланып, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Бөтендонья "Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу” көне уңаеннан Баландыш төп мәктәбендә төрле чаралар уткәрелә.   Бүген укучылар сыйныф сәгатьләрендә "Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу” көненә  багышланган видео материаллар белән таныштылар.

"Укучының мәдәни көндәлеге" балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учакларына барырга кызыксындыру, укучыларны һәм олыларны рухи яктан баету максатын күздә тота. Алай гына да түгел, көндәлек укучыда аралашу күнекмәләрен булдыра, гражданлык позициясен, туган якка мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияли.Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә 1нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.

 

Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары белән “Мин кечкенә гражданин” дип исемләнгән телдән журнал узды. Әлеге чара Ватаныбыз һәм аның үткәне турында сөйләүдән башланды. “Мин - гражданин” презентациясе ярдәмендә балалар Россиянең дәүләт символлары белән таныштылар, Россия Федерациясе Президентының кем булуы, кем ул Россия гражданины һәм аның хокуклары турында белделәр. Мәгълүматны яхшырак үзләштерү өчен китапханәче “Артыгын алып ат” дигән уен үткәрде, анда балалар төрле тәкъдимнәр арасыннан, закон буенча нәрсәгә хокуклары юк шуны алып атырга тиеш иде. Ахырдан викторина һәм кечкенә генә дискуссия уздырылды.

Безнең балалар бакчасыннан декаратив-гамәли иҗат буенча «Үзем, үзем» номинациясендә 3 урын-Сәйфетдинов Д. (тәрбияче Ибраһимова А. Р.), «Мин һәм минем гаиләм» номинациясендә Галимова и. (тәрбияче Хәбирова Ф. ф.). Тәрбияләнүчеләрне котлыйбыз.

Чираттагысы 15 ноябрь көнне  “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән  үткәрелде.  Бу  чара “Күңел җылыбыз Сезгә” дип аталды. Апаларыбыз  мобилизацияләнгән егетләребезгә күңел җылыларын салып  оекбашлар бәйләделәр. Егетләребез исән-имин туган якларыбызга әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калдылар. Бу игелекле чаралар һәрдаим үткәрелеп торуын тәкъдим иттеләр.

Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә 14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья юл- транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган  Куркынычсыз юл йөрү атналыгы итеп билгеләп үтелә. Атналыкны 14 ноябрь көнне линейкада бер минутлык тынлык игълан итү белән  башлап җибәрдек. 15 ноябрь көнне “Светофор” ЮИД отряды укучылары башлангыч сыйныфлар белән “Юл һәлакәтләрен булдырмыйк!” исеме астында профилактик чара оештырдылар.

10- 13 ноябрь көнне, Алексеевскида  2010-2011 елгы кызлар арасында Татарстан республикасы беренчелегенә волейбол буенча ярышлар уздырылды. Районның җыелма командасы составында безнең мәктәп укучылары Тимербаева Алсина,  Валиуллина Илсинә,  Зайнутдинова Лианалар  катнаштылар. Ярышларда 11 мунципаль районнан кызлар командалары көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 1 урынга лаек булды. Кызларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә  14-19 нчы ноябрь көннәрендә «Мин ЮИДны сайлыйм» дигән рәсем бәйгесе үткәрелә. Бу чара  5-7 нче сыйныф укучылары арасында оештырыла, аларга уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International