ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Балалар өчен бу матур  сүзләр әйтү, иң якын кешегә үз хисләрен белдерү  өчен искиткеч мөмкинлек. Бу бала һәм аның әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Акция барышында балаларга әниләргә хат язарга тәкъдим ителде. Алар үзләренең фантазияләре аша  якын кешеләренә  язу осталыкларын күрсәттеләр. Барлык хатлар да әниләренә карата мәхәббәт белән сугарылган иде.

Транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан укучыларга юл-транспорт ситуациясендә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау һәм өйрәнү  максатыннан, Шармыш авыл  китапханәчесе кече һәм урта мәктәп укучыларына «Всё о правилах дорожного движения» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар юлда йөрү, җәяүлеләр кагыйдәләре хакында ишеттеләр,  «О безопасности движения на всей планете» дигән викторина сорауларына актив җавап бирделәр, "Сак бул!" тематик күргәзмә белән таныштылар. Чара ахырында катнашучыларның барысына да юл кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратылды.

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Дорожный калейдоскоп» дигән танып белү сәгате узды. Чара барышында балалар «Безопасность на дороге» видеоролигын зур игътибар белән карадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм билгеләре, кагыйдәләрне ни өчен белергә һәм үтәргә кирәклеге турында китапханәче сөйләгәнне тыңладылар. Чара ахырында «Разрешается-запрещается» бәйгесе үткәрелде, анда катнашучылар күрсәтелгән юл билгеләрен бик теләп атадылар һәм табышмакларга җавап бирделәр.

 Толерантлык мәсьәләсе хәзер бөтен дөньяның игътибар үзәгендә. Толерантлык төшенчәсе балалар белән генә түгел, өлкәннәр тарафыннан да төрлечә кабул ителә. 16 ноябрь көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Китап аша татулыкка һәм тынычлыкка” дигән аралашу сәгате үткәрде.

Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара толерантлык көненә багышлап, “Тамчы” клубына йөрүче балалар белән "Китапханә һәм мәдәният йорты – толерантлык территориясе" исемле тематик сәгать уздырылды.  Балаларга, дөньяның күп илләре 16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүләре, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләнде. Укучылар кәгазь битләрендә толерантлык эмблемасын һәм яфракларга толерантлык сыйфатлары язылган “толерантлык чәчәген” ясадылар, бу темага багышлап шигырьләр укыдылар, танылган кешеләрнең акыллы фикерләре белән таныштылар.

Бу чарага армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетебез Назипов Зөлфәт һәм аның классташлары чакырылды. Бүгенге очрашу мавыктыргыч һәм тәрбияви әһәмияткә ия чара булды.  Без аңа исән-сау хезмәт итеп туган якларына әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

“Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе йөзү буенча малайлар һәм кызлар арасында ачык Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Ярышларда Саба, Әтнә, Лаеш, питрәч, Теләче районнарыннан 90 спортчы катнашты. 

   Җиңүчеләргә медаль, грамоталар тапшырылды.

Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бәхетне мизгелдән җыябыз” исемле темага китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Кояш Тимбикова балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә матур әсәрләр иҗат иткән. Ул унлап китап авторы. Аның “Дулкын баласы”, “Уртак яр”, “Табылдык хатлар сере” укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Кояш Тимбикованың әсәрләре балалар йөрәгендә туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли, әйләнә-тирәбезне саклауның никадәр әһәмиятле булуын искәртә, нәниләр күңеленә шәфкать орлыклары сала. Авторның әсәрләре рус, башкорт, үзбәк, белорус һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

Балалар иҗат үзәгендә «Белем бирүнең яңа сыйфаты: запрослар, бәяләү, ирешү юллары» дип исемләнгән педсовет, шулай ук районның Гражданнар оборонасы вәкиле Гарипов И.Г. белән очрашу булып узды. Бу очрашу файдалы һәм кирәкле иде.

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Сердәш” аралашу клубына йөрүчеләр  белән “Кул эшләрендә йөрәк җылым”  исемле мастер-класс үткәрде. Күз нурларын түгеп, күңел җылысын салып, чын йөрәктән изге теләкләр әйтеп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашларны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән башкарыла. Йон сайлаудан башлап оекбаш бәйләүгә кадәр булган эшләрне әлеге чарада искә төшерелде.Җылы очрашу якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан шигьри юллар, матур җырлар белән бизәлде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International