Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган «Дорожный калейдоскоп» дигән танып белү сәгате узды. Чара барышында балалар «Безопасность на дороге» видеоролигын зур игътибар белән карадылар, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм билгеләре, кагыйдәләрне ни өчен белергә һәм үтәргә кирәклеге турында китапханәче сөйләгәнне тыңладылар. Чара ахырында «Разрешается-запрещается» бәйгесе үткәрелде, анда катнашучылар күрсәтелгән юл билгеләрен бик теләп атадылар һәм табышмакларга җавап бирделәр.