Мастер-класс үткәрде.

2022 елның 25 ноябре, җомга

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре “Сердәш” аралашу клубына йөрүчеләр  белән “Кул эшләрендә йөрәк җылым”  исемле мастер-класс үткәрде. Күз нурларын түгеп, күңел җылысын салып, чын йөрәктән изге теләкләр әйтеп сарык йоныннан бәйләнгән оекбашларны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән башкарыла. Йон сайлаудан башлап оекбаш бәйләүгә кадәр булган эшләрне әлеге чарада искә төшерелде.Җылы очрашу якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан шигьри юллар, матур җырлар белән бизәлде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International