"Китапханә һәм мәдәният йорты – толерантлык территориясе"

2022 елның 25 ноябре, җомга

Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара толерантлык көненә багышлап, “Тамчы” клубына йөрүче балалар белән "Китапханә һәм мәдәният йорты – толерантлык территориясе" исемле тематик сәгать уздырылды.  Балаларга, дөньяның күп илләре 16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүләре, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләнде. Укучылар кәгазь битләрендә толерантлык эмблемасын һәм яфракларга толерантлык сыйфатлары язылган “толерантлык чәчәген” ясадылар, бу темага багышлап шигырьләр укыдылар, танылган кешеләрнең акыллы фикерләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International