Бөтендөнья юл юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Баландыш төп мәктәбенең ЮИД отряды, җитәкчеләре Сафина А.Ә белән берлектә Баландыш авылы урамнарына махсус рейд белән чыкты. Алар шоферларны һәм җәяүлеләрне туктатып, бүгенге көннең мөһимлеген, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау турында белешмәлекләр тараттылар.
Бөтендөнья юл –транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан Баландыш төп мәктәбендә 14-19 ноябрь көннәрендә “Мин дөрес юл кагыйдәләрен сайлыйм” исеме астында рәсем һәм кул эшләре конкурсы узды. Конкурста 1-4 сыйныф укучылары бик актив катнаштылар.
14нче ноябрьдән 19нчы ноябрьгә кадәр Иске Җөри урта мәктәбендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узды. Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан сыйныф сәгатьләре һәм куркынычсызлык дәресләре, ЮИД мәктәп агитбригадасы чыгышы үткәрелде. Барлык чараларның да бер максаты бар: укучыларның игътибарын юл кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә юнәлтү. Шулай ук социаль роликлар карадылар һәм фикер алыштылар.
Рейд күрсәткәнчә, күпчелек балаларның рюкзакларда яктылыкны кайтаручы элементлары бар. Ә кайбер егетләрнең юлда ерактан күренеп тору өчен берьюлы берничә яктылык чагылдыргыч элементы булуы ачыкланды. Мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.
Югары уку йортлары белән хезмәттәшлек кысаларында Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.
Чара барышында укучылар Академиягә керү шартлары, кабул итү кагыйдәләре, бюджет урыннары, шулай ук югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу мәсьәләләре белән таныштылар. Очрашу ахырында укучыларга югары уку йорты турында тулы мәгълүмат тупланган буклетлар тараттылар.
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган чаралар һәрвакыт актуаль. 2022 елның 18 ноябрендә Олы Мишә урта мәктәбендә шушы темага викторина узды. Ул 5-7 нче сыйныф укучылары өчен уен формасында оештырылды. 10-11 нче сыйныф укучылары өчен түгәрәк өстәл артында "Юл хәрәкәте иминлеге проблемалары" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Бу чараларның максаты - укучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау.
Олы Нырсы һәм Иске Карабаян авыллары китапханәләрендә "Тын бакча"дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды. 2022 елда Кояш Тимбиковага 85 яшь тулган булыр иде. Ул күп санлы повестьлар, хикәяләр, публицистик мәкаләләр авторы. Кояш Тимбикова әсәрләрендә төп проблемалар булып «мәңгелек» темалар тора: кеше бәхете, кеше тормышындагы урын хакына даими көрәш темасы белән бәйләнгән намус һәм хурлык, гаделлек һәм канунсызлык. Автор кеше тормышының матурлыгын мактый. Бу хикәяләр үскән буын өчен аеруча файдалы.
Теләче үзәк китапханәсендә өлкәннәр өчен «Компьютер грамоталылыгы/ Компьютер белеме» дип исемләнгән дәреснең чираттагысы үтте. Өлкән буын заманча телефонда эшләргә өйрәнеп, яңа кушымталар үзләштерә, айлык түләүләрне электрон рәвештә түләргә өйрәнә. Курслар заманча цифрлы технологияләр белән эшләгәндә куркуны һәм ышанычсызлыкны җиңәргә һәм аларны хәзерге тормышта кулланырга ярдәм итә.
Китапханәгә Теләче урта мәктәбенең 1 «а» сыйныфы укучылары чакырылды. Алар өчен «Библиотека, книжка, я - вместе верные друзья» дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.