Китапханәгә Теләче урта мәктәбенең 1 «а» сыйныфы укучылары чакырылды. Алар өчен «Библиотека, книжка, я - вместе верные друзья» дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.
Алар өчен «Библиотека, книжка, я - вместе верные друзья» дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды. Балалар китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, китапларга карата нинди мөгамәләдә булырга, алар ни өчен кирәк һәм беренче китапларның ничек барлыкка килүе турында белделәр. Матур итеп бизәлгән китап күргәзмәсенә аеруча игътибар бирелде.
Шулай ук, балаларга Толерантлык көне турында да сөйләп үтелде, толерантлык ул рус теленә тәрҗемә иткәндә түземлелекне аңлата, нәрсәгәдер яки кемгәдер түзеп тору, башкалар фикере белән килешү, мәрхәмәтле һәм дустанә булу дигән сүз. Ахырда яхшылык турында мультфильм күрсәтелде.