2022 елның 25 ноябреннән алып 05 декабрьгә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
Сезне мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Әни сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган. Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Әмма күпчелек хатын-кыз өчен ул чын бәхет. Әни - һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше.
“ТР балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2022” балигъ булмаганнар арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсында! Теләче урта мәктәбенең милли белем бирү буенча директор урынбасары Кыямова Лилия Рәис кызы "Милли традицияләрдә тәрбия" номинациясендә беренче урынны яулады. Аны ихлас күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә дә зур уңышлар телибез!
23 нче ноябрьдә Олы Мишә һәм Шәтке урта мәктәпләренең театр коллективлары "Сәйяр" Республика балалар яшүсмерләр театрлары фестиваленең зона этабында чыгыш ясадылар. Конкурс лауреатлары һәм дипломантлары 2022 елның 5 декабрендә билгеләнәчәк.
Әлеге чараның максаты - балаларда татар халкының рухи мирасына карата кызыксынуны арттыру.Ул төрле мәктәп артистларын берләштерә, аларга театр сәнгате серләрен ачарга мөмкинлек бирә.
25нче ноябрь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе – 2023” районкүләм һөнәри бәйгенең сайлап алу турының беренче көне узды. Бу көнне Шәдке,Теләче 1нче,2нче балалар бакчасы, МБГБУ - ТР Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе педагоглары ачык шөгыльләр үткәрделәр. Алар, район мәгариф бүлеге белгечләреннән торган, жюри әгъзалары алдында һөнәри осталыкларын, төрле яшьтәге балалар аудиториясе белән эшли белүләрен күрсәттеләр
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары бүген «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясендә катнаштылар.
Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән иде.
24 ноябрьдә Үзәк авыл китапханәсендә Әниләр көненә багышланган «Ана бәхете» дигән тематик кичә узды. Бу бәйрәм тормышыбыздагы иң мөһим кешегә - әнигә булган мәхәббәтебезне һәм тирән рәхмәтебезне белдерү өчен менә дигән сәбәп. Чөнки Әни — иң бөек исем, дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Күңелле көйләр астында балалар әниләр белән бергә «Хуҗабикә» конкурсында катнаштылар, шаян викторина сорауларына җавап бирделәр. Кич буе әниләр турында иң игелекле, назлы сүзләр яңгырады. Балаларның әни турында укыган дулкынландыргыч шигырьләре бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
23 ноябрь көнне район үзәк китапханәсендә Әниләр көненә багышланган «Тормыш матурлыгы – әниләрдә» дип исемләнгән әдәби–музыкаль кичә булып узды. Әлеге чарага «Яшь гаилә» клубы әгъзалары чакырылган иде. Нәни катнашучыларыбыз өчен рус мультфильмнары буенча музыкаль викторина үткәрелде. «Шалкан» рус халык әкияте сәхнәләштерелде. Аннары балалар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, шулай ук әниләргә бүләк ясау буенча мастер-класс оештырылды. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.
24 ноябрь көнне район мәдәният йортында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүенә 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан “Без – мираслы халык” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Баландыш төп мәктәбендә “Ни өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга кирәк” исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Уенның максаты: юл хәрәкәте кагыйдәләрен популярлаштыру, балалар арасында юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту. 8-9 сыйныф укучылары катнашында барган әлеге уенда 3 команда арасында ярыш үткәрелде. Укучыларга интеллектуаль уен бик ошады, барысы да актив катнашты.